Соңгы көннәрдә глобаль икътисадта һәм дөнья финансларында Трамп Кытайга кертергә вәгъдә иткән 100 процентлык пошлиналар тәэсире нык сизелә. Трамп вәгъдәсе 1 ноябрьдән тормышка ашарга тиеш, әмма фонд базарлары һәм криптобазар шул уңайдан зур мәтәлчекләр ясап өлгерде инде. Brent сортлы нефть бәясе 62 доллар һәм аннан да түбәнгәрәк китте. Кыскасы, Трамп янавын тормышка ашырса, дөнья икътисады куәтле тетрәнүләр кичерергә мөмкин. Шунысы кызык: ике держава арасында сәүдә сөйләшүләре уңышлы гына бара һәм яклар килешүгә таба якыная иде. Кинәт кенә нәрсә булды дигән сорау тумый калмый.
Иң башта бер нәрсәне искәртик: дөнья илләре үзара уртак бауга бәйләнеп, упкын өстеннән чыгып баручы кешеләрне хәтерләтә. Кечерәк ил егылса, зуррак илләр аны тотып кала ала. Әмма егылучылар саны артса, яисә авырлык үлчәме зур булган державалар түбәнгә очса, аларга башкалар да иярәчәк. Ике гигант берьюлы ауганда, глобаль икътисадның бер терәге дә калмаячак. Моны держава лидерлары безгә караганда да яхшырак аңлый. Шуңа карамастан упкын өстендә тартышу бара.
Бүген Трамп, пошлиналар кертү нәтиҗәсендә АКШ нык баеды, дип игълан итә. Ләкин Американың егермедән артык штаты рецессия хәлендә. Хөкүмәт шатдаунда, ягъни финансланмый. Хәтта хәрбиләргә түләргә акча юк. «Пошлиналарны кем түли?» – дигән сорау да кызыклы. Аларны бит товар кертә торган илләр түгел, американнар түли. Чит илдән килгән товар кыйммәткәрәк төшә, шул гына. Ул ысул белән бюджетка акча күбрәк керергә мөмкин, әлбәттә, ләкин фәкыйрьләнгән халыкның сатып алу мөмкинлеген киметеп, ахыр чиктә ул барыбер бумеранг булып икътисад өстенә төшәчәк.
Безне Кытай–Америка тартышының эчке пружиналары күбрәк кызыксындыра. Ни өчен көрәш мәйданына чыгып үзара бил алышырга, хезмәттәшлек итсәң яхшырак түгелмени? Әле күптән түгел генә дәүләтләр, үзара хезмәттәшлек кагыйдәләре кертеп, халыкара берләшмәләр төзиләр иде. АКШ һәм Кытай һәрчак шул берләшмәләрнең фарватерында булды. Ике илнең дә тышкы сәүдәсе зур темплар белән үсте, үзара сәүдә гигант масштабларга җитте. Бу исә товарларның арзанлырак, шул ук вакытта сыйфатлырак булуын тәэмин итте.
Шулай барса, яхшы түгелмени? Безнең кебек обывательләр өчен шәп шәбен, әмма, гомумән алганда, бик үк яхшы түгел шул. Глобаль базар чикләнгән, анда берәү товарын күбрәк сата икән, башка сәүдәгәрләргә кысылырга, хәтта бөләргә туры килә. Берәүнең дә мал югалтасы, бигрәк тә бөләсе килми. Моңа кадәр долларның резерв валютасы булуыннан файдаланып, Америка чикләнмәгән импорт мөмкинлекләренә ия булды. Күпме тели, шуның кадәр товар сатып ала ала. Андый вазгыять үзең җитештерү дигән нәрсәне үтерә. Сәүдә дефициты дигән нәрсә барлыкка килә. Дефицит үскән саен, бурычка керергә мәҗбүр буласың. АКШның гигант дәүләт бурычлары турында кем генә белми. Тәртәне кирегә бормасаң, бурычлар куыгы шартлаячак. Трамп шуны кире борып азаплана. Пошлиналар белән куркытып, ул дөнья илләрен АКШка инвестицияләр ясарга, Америка товарларын сатып алырга мәҗбүр итмәкче.
Әмма ул соңга калды. Аның әлеге сәясәте ваграк илләргә карата берникадәр эшләсә дә, Кытай гиганты белән эшләр катлаулы. Пекин берничек тә Америка мәнфәгатьләре кысасында бара алмый. Моның өчен аңа экспортны киметергә, АКШтан импортлауны арттырырга туры киләчәк. Ә монысы – Кытай икътисады өчен үлем дигән сүз. Чин базары болай да үлем чигенә якынлаша, анда котчыккыч дефляция. Товар күп җитештерелә, сатып булмый. Менә карагыз: дуңгыз итенә бәя быел 40 процентка түбәнәйгән, мөгезле эре терлек, тавык, үрдәк, каз, сарык очсызлана. Фермерлар: «Сатсаң зыян, сатмасаң тагын да зуррак зыян», – дип зарлана. Мондый вазгыятьтә авыл хуҗалыгын ничек саклап калып була? Ике юл бар: а) экспортны арттырасың, б) субсидияләүне көчәйтәсең. Тышкы базарда көрәш болай да кискен, ә җитештерүне субсидияли-субсидияли, дәүләт казнасы бурычларга чиктән тыш батты. Кемнең бурычлар куыгы тизрәк шартлый: АКШныкымы, Кытайныкымы дигән сорау үзенә җавап эзли әле монда.
Гадәти ысуллар эшләмәгәч, гадәттән тыш юлны сайларга туры килә. Бу – сугыш юлы. Башта сәүдә сугышы ысулын кулланасың. Державлар башта бер-берсенең товарларын чикләү белән мавыкты. Ул юл әллә ни нәтиҗә бирмәгәч, технологик товарлар экспортын чикләп, бер-берсен егарга азапланалар. Америка югары технологияле чипларны Кытайга сатуны тыйды. Күк асты иленең җавабы әзер иде. Ул – җирдә сирәк очрый торган металлар җитештерү өлкәсендә монополист. Менә шул металларны экспортлауны чикләде, алардан ясалган ярымүткәргечләрне дә сатудан туктады. Нәтиҗәсен Трампның ясалма акыл һәм югары технологияләр буенча киңәшчесе Дин У. Болл сүзләре белән шәрехлик. «Әгәр бу сәясәт кырыс рәвештә гамәлгә куелса, АКШтагы ясалма интеллект үсешен «утны сүндерү» белән тиң хәлгә китерергә мөмкин һәм якын вакытта рецессиягә яки икътисадый кризиска алып бару куркынычы бар», – диде ул.
Тагын бер куркыныч мәйданга чыга: Кытай технологик үсеш масштаблары белән Көнбатышны таң калдыра. Күк асты илендәге вазгыять турында көнбатышлылардан алынган бер мәгълүмат китерик: «Кытайга барып кайткан Көнбатыш технология компанияләре җитәкчеләренең коты очып тора. Ил үзенең сәнәгать роботлары паркын 295 меңгә җиткергән (АКШта – 34 мең, Британиядә – 2,5 мең генә); Шанхай портыннан күренгән кадрларда логистика белән пилотсыз контейнер ташучылар идарә итә. The Telegraph хәбәр итүенчә, Кытайга сәфәрдән соң Көнбатыш технология компанияләре җитәкчеләре нәтиҗәлелек буенча аерманың үсүен билгели: Ford генераль директоры, әгәр компания көндәшлекне җиңә алмаса, «аның киләчәге юк» дип белдергән, чөнки кытай машиналары сыйфат, технология һәм үзкыйммәт ягыннан Көнбатышны узган; ә ике Көнбатыш энергетика компаниясе җитәкчесе «караңгы фабрика»лар (ягъни кеше катнашмый эшли торган заводлар) турында сөйләгән». Менә бу «караңгы фабрика»лар чиннардан дөнья базарын тулысынча яулауны таләп итә. Юк икән, алар Кытай икътисадын җирләячәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез