Кызу чор. Җәй уртасында бакчадагы иң мөһим эшләрне барладык

Җәй уртасында бакчадагы иң мөһим эшләрне «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова искә төшерде.

Июльдә барлык үсентеләр өстәмә тукландыруга мохтаҗ. Органик ашлама рәвешендә кош тизәге (1:25 нисбәтеннән) яки сыер тизәге эремәсен (1:10), үлән төнәтмәсен, көл эремәсен (10 литр суга 1 стакан) кулланырга мөмкин.

Бу чорда күп кенә үсентеләрдә, җимеш агач-куакларында үлән бете пәйда булучан. Аннан көл-сабын эремәсе, шулай ук сарымсак, керән һәм тузганактан ясалган төнәтмә ярдәмендә котылырга мөмкин. Моннан тыш, бакчадагы бөтнек, мелисса, горчица үсентеләре исе дә корткычка «узынырга» ирек бирми.

Шуны истә тотыгыз: бакчада безелдәвек чебен (журчалка), камка (божья коровка), алтынкүз (златоглазка) кебек файдалы бөҗәкләр корткычларны «химия»сез юкка чыгаруга ярдәм итә. Ә аларның яраткан урыннары – кишер түтәлләре, сары һәм әфлисун төсендәге чәчәкләр. Шуңа күрә кишер, җиләк түтәлләре, җимеш агачлары тирәсенә бәрхет гөле, гөлбадран (пижма), тырнак гөл (календула) утыртырга тырышыгыз.

Җәй уртасы – помидор, баклажан һәм бәрәңгедә колорадо коңгызы, фитофторозның котырган чоры. Кәбестәгә – кәбестә борчасыннан, ак күбәләктән, кыярга үрмәкүч талпаныннан зыян килергә мөмкин. Зарарлы корткычлардан котылу өчен, үсентеләргә һәр атна саен биофунгицидлар – «Псевдобактерин», «Ризоплан», «Фитоспорин», биоинсектицидлар – «Биостоп», «Битоксибациллин», «Фитоверм», «Лепидоцид» препаратлары эремәсе бөркүнең зыяны юк.

Помидор үсентеләренә чирләргә бирешмәс өчен көл белән сарымсак төнәтмәсе дә бик файдалы булачак. Җәй яңгырлы килсә, бигрәк тә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре