Лаеш районындагы мәктәпләрнең берсенә Лев Толстой исемен бирергә планлаштыралар. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рус милли-мәдәни берләшмәсе белән очрашуында берләшмә рәисе Ирина Александровская шундый идея белән чыгыш ясады.
«Без моны язучы гаиләсенең утарлары урнашкан Лаеш районында эшләргә мөмкин дип уйлыйбыз», - дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплады. Ул ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга тиешле йөкләмәләр бирде.
«Идея яхшы. Ләкин исем генә түгел, тирән эчтәлек тә булырга тиеш», - дип белдерде Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез