Ләйлә Фазлыева: «Бүген үз республикаңа, халкыңа мәхәббәт аңлату көне»

Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне дәвам итә. Татарстан Премьер-Министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бу көнне үз республикаңа, халкыңа мәхәббәт аңлату көне дип атады. Матбугат үзәгендә ул Татарстан халкы өчен әзерләнгән бәйрәм чаралары турында да сөйләде.

“Бүген узган бишьеллыкка һәм республикада яшәүче кешеләрнең хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән казанышларга йомгак ясау көне дә”, – дип билгеләп үтте Татарстан Вице-премьеры.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге вакыйганың тагын бер мәгънәсе – ул үсеш, иҗат итү. “Бу очракта мин хәзерге һәм киләчәк буын өчен кыйммәткә ия булган әйберләр турында әйтәм, – диде ул. – Бүген Татарстанда узачак чараларның нигезендә нәкъ менә мәхәббәт һәм иҗат ята”.

Ләйлә Фазлыева һәркемне дә Татарстанның үсешенә үз өлешен кертергә чакырды. “Барыгызны да сайлау участокларына чакырам. Сайлау – ул ихтыяр белдерү генә түгел, ә безнең киләчәккә керткән өлешебез дә”, – дип өстәде ул.

Билгеле булганча, бүген Татарстанның шәһәрләре һәм районнарында сайлау уңаеннан бәйрәм чаралары уза.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре