Ләйлә Фазлыева: «Журналист – ул күңел халәте»

Быел 27нче мәртәбә уздырылган «Бәллүр каләм» журналистика бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне (https://vatantat.ru/2024/05/142917/ ) һәм, аерым алганда, Гран-при иясен Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котлады.

Иң элек ул журналистларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Сезгә хезмәтегез, массакүләм мәгълүмат чараларында республика казанышларын яктыртуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Татарстан халкы сездән һәрвакыт төгәл, ышанычлы, безнең барыбызны да тагын да югары казанышларга этәрүче мәгълүмат көтә», – диде Фазлыева.

Вице-премьер журналистларның шактый катлаулы чорда да өмет уятуларын ассызыклады. «Бүгенге катлаулы заманда сез биргән мәгълүмат җиңү һичшиксез безнең якта булуына ышаныч тудыра, – диде Ләйлә Фазлыева. – Журналист – ул миссия. Ул – күңел халәте».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре