Луганск халык республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә Татарстаннан гуманитар йөк алып килгәннәр. “Бердәм Россия” җитәкчелегендә тупланган ярдәм бу. Республикадан 25нче конвой безнең карамактагы шәһәрләргә мәктәп кирәк-яраклары, төзелеш материаллары, чиста су китергән. Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүче мәктәп укучылары республикабыздан бүләкләр алуга ирешкән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе кысасында уку кирәк-ярагыннан торган 2251 җыелма балаларга тапшырылган.
Лисичанск, шулай ук Рубежное шәһәрләрендә балаларга ранецлар тапшыруга багышланган тантаналы чараларда Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин, Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин катнашкан.
Мәктәп ранецлары тапшыру тантанасында балалар үз көчләре белән бәйрәм программасын әзерләгән. Укучылар һәм педагоглар, кунакларны сәламләп, Татарстанда яшәүчеләргә үзләренең эчкерсез рәхмәтләрен белдергән. Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре башлыклары Эдуард Сахненко белән Сергей Хортив исә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм “Бердәм Россия”нең республикадагы төбәк бүлеге исеменә җылы рәхмәтләрен җиткергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез