Газетага язылу

Логопед Миләүшә Закирова: «Балага үзегез сөйләшкән телне өйрәтегез»

«Баламның теле тиз ачылган булса, бу эшкә тотынмас та идем!» Казанда телләре озак ачылган, дөрес сөйләшә алмаган һәм авыр диагнозлары булган балалар өчен үзәк ачкан Миләүшә Закирова әнә шулай ди.

Логопед Миләүшә Закирова: «Балага үзегез сөйләшкән телне өйрәтегез»

Аның зур эшенең башында кечкенә улы тора.

– Улымның бик озак теле ачылмагач, бик борчылдык. Аны төрле логопедларга, табибларга йөрттек. Тик файдасы булмады. Улым бер сүз әйтә алмый, ә аңа авазлар кабатлатмакчылар. Шушы хәлдән соң үзем логопедлыкка укырга булдым, – дип сөйли Миләүшә. – Улым белән бик күп шөгыльләндек. Ниһаять, 4 яшендә сөйләшә башлады. Мәктәпкә кергәнче, бөтен авазларны дөрес әйттерергә өйрәттем. Үз балама булыша алгач, башкаларга да ярдәм итәсем килде. 2018 елда кечкенә генә бер бүлмәдә сөйләшә алмаучы сабыйларны сөйләшергә өйрәтә башладым.

Миләүшә гел белем эстәүдә. Тәҗрибә туплагач, акыл зәгыйфьлеге булган балалар белән эшли башлый. Миләүшә бар белгәннәрен барлап, үзенең махсус алымнарын булдыра.

– Мин татар телле балалар белән эшләргә яратам. Чөнки бездә андый логопедлар юк. Татар гаиләсендә үскән балага русча сөйләшергә киңәш бирәләр. Янәсе, болай иткәндә, тел дөрес ачыла һәм сөйләм камил була. Ә мин моның белән килешмим. Әти-әни нинди телдә сөйләшә, баланың да теле шул телдә ачылырга тиеш. Әмма бер нәрсә бар – баланың психиатрия ягыннан җитди авыруы, сөйләм бозыклыгы бар икән, бу очракта, әлбәттә, рус телендә сөйләшүен гаепләп булмый. Чөнки авыру балага бер тел белү дә – зур нәрсә, – ди Миләүшә. – Бала акыллы, сәламәт икән, ул вакытта аның теле татарча ачылырга тиеш. Башка телне ул урамда, бакчада да өйрәнә ала. Ике телне белгән баланың өстенлекләре дә, мөмкинлекләре дә күп. Алар күпкә зиһенлерәк булып үсә. Тагын шунысы бар: татарча сөйләшеп үскән әти-әни, ничек кенә тырышмасын, рус телен камил белми. Димәк, ул баласы белән русча сөйләшәм дип, аның да телен боза. Бөтен кешедә дә акцент бар. Теле русча ачылган бала, үскәч, татарча сөйләшми. Ничә еллар эшләп, андый бала очрамады. Әти-әниләргә киңәшем шул: балага үзегез сөйләшкән телне өйрәтегез. Сүзләрне дөрес итеп әйтегез. Вата-җимерә үзегез белмәгән телдә сөйләшеп, сез балагызга авырлык китерәсез. Аларны матур итеп аралашудан мәхрүм итмәгез.

Миләүшә әйтүенчә, соңгы елларда балаларның теле озак ачыла башлаган. Аеруча малайлар калыша икән.

– Өч яшьтә инде бала 500–600 сүз белергә, ике-өч сүздән торган җөмлә төзи белергә тиеш. Калышуның сәбәпләре төрле: экология, гаджетлар тәэсире, ЭКО, кесеров кисүе белән бала таптыруның йогынтысы булырга мөмкин, – ди Миләүшә. – Иң элек баланың ни сәбәпле сөйләшмәвен ачыкларга кирәк. Дефектолог, логопедлар сөйләшмәүнең сәбәбе ачыкланган балалар белән эшли. Кайвакыт безгә килгән балаларны иң элек табибларга да җибәрәбез. Неврологлар ярдәмгә килә. Алар сәбәбен ачыклаганнан соң, эшебез тиз барачак. Кайбер әти-әниләр табибка күренми, бездә генә шөгыльләнергә тели. Әмма бу очракта максатка ирешү өчен озак эшләргә кирәк.

Әлеге үзәккә балалар гына түгел, өлкәннәр дә килә кайчак. Еш кына «р» авазын әйтә алмаучылар кимсенә. Күптән түгел генә 55 яшьлек эшмәкәр мөрәҗәгать иткән. Шөкер, дәресләр ярдәм иткән үзенә.

– Нигәдер бездә «р» авазын әйтә алмауны гына кимчелек саныйлар. Ә бит «л», «ш» «в», «с» авазын да дөрес әйтмәүчеләр бар, – ди Миләүшә. – Иң кыены – аутистлар белән эшләү. Алар төрле холыклы. Берсе үз дөньясында сине ишетмичә яши, кайберләре агрессив була. Кызганыч, аутизмлы балалар елдан-ел күбәя. Әмма шул ук вакытта алар арасында бик акыллы сабыйлар да очрый. Аларның үсеше дә һәркайсыныкы үзенчә. Без аларны тормышка яраклаштырып, әзрәк сөйләшергә, аңлата белергә өйрәтеп җибәрәбез. Монда әле әти-әнинең дөрес тәрбияләве, вакытында дәвалавы да мөһим роль уйный. Аларга вакыт та, көч тә күп кирәк. Ярдәмнең төрле юлларын эзлибез. Хәтта белгечләр телгә массаж да ясый. Без эшләгәндә алар белән табиблар да эшләсә, уңышка ирешү тизрәк булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.
 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре