Мәгарифкә –26 миллиард сум. Шуның 20 миллиарды – федераль казнадан. 2019-2024 елларда “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыру өчен әнә шуның кадәр акча бүлеп бирелгән. Бу саннарны Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин “Татар-информ” матбугат очрашуында китерде.
– «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру төбәк мәгариф системасының мөһим өлеше булып тора, –ди Рамил Хәйруллин. – Мәгариф системасын үстерү өчен инфраструктура проектлары зур роль уйный. 2019-2024 елларда гамәлдәге илкүләм проектлар, Татарстан җитәкчелегенең программалары кысасында республикада 49 меңгә якын укучыга өстәмә урын булдырылды. 56 гомуми белем бирү объекты төзелде. Быел 10 мәктәп ишекләрен ачты. Бу 9478 укучыга өстәмә урын дигән сүз.
Рамил Хәйруллин белдергәнчә, 2019-2023 елларда республикада 82 бакча ачылып, 16,5 мең сабыйга урын булдырылган. Авыл мәктәпләрендә 20 спорт залы ачылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез