Әйтемне, аерым дәүләткә мөнәсәбәтле рәвештә, «Мәгълүмат чараларына хуҗа – илгә хуҗа», – дип үзгәрткәндә дә бик ярыйсы. Чөнки халыктагы сәяси, иҗтимагый кәефләрне билгеләүчеләр дә нәкъ менә мәгълүмат, аны җитештерүчеләр һәм дә җиткерү чаралары бит.
Мәгълүматка билгеләмә биргәндә, аны гади генә итеп, «кешеләр бер-берсенә ирештерә торган хәбәр» дип атарга мөмкиндер. Хәбәрне телдән дә, язма кимәлдә дә, хәтта шартлы ишарәләр рәвешендә дә тапшырып була. Техник чаралар куллану турында әйткән дә юк. Кемдер гайбәт сөйли, тарата икән, ул да – мәгълүмат. Хәзергесе заманда мәгълүматның иң күләмле, иң әрсез өлеше телевидение һәм интернет аша килә. Ургылып килә. Бүген ул ярларына сыя алмаган ташкынны да, көн саен өстебезгә ишелә, барыбызны да үтәли чылатып уза торган давыллы яңгырны да хәтерләтә.
Каядыр качып котылам да димә – адресат бер: ул – без, халык. Ягъни халыкка мәгълүматны кабул итеп, йотып бара торган приёмник роле билгеләнгән. Гавам шундый: ул яхшысын да, начарын да, дөресен дә, ялганын да карый, укый, ишетә, мыегына чорнап куя. Элек бер әйтелгәнчә, баш мие ашказаныннан томанарак, ул сыйфатсыз, агулы продуктны кире чыгара белми, барын да сеңдерә. Әлбәттә, бик теләгәндә, интернетка кермәскә, радио белән телевизорны сүндереп куярга, газета укымаска була. Тик алай кыланучылар юк диярлек. Урманда куыш корып яшәмибез бит. Кеше затына табигый кызыксыну хас, ул хагын да, нахагын да – барысын да белеп торырга тели. Күрше хатыны сөйләгән гайбәттән башлап, телевизордагы яңалыкларга чаклы.
Урта гасырларда – җир, капитализм килгәч, җитештерү чаралары төп байлык саналган. Бүген беренче урынга иң мөһим ресурс булып, чыннан да, мәгълүмат чыкты. Аның аерым төрләре хәзер үтә дә кыйммәт йөри. Андыйны, әлбәттә, телевизордан тапшырмыйлар, интернетта язмыйлар. Мәгълүматның бәясе – аның эчтәлегендә. Мәсәлән, фәнни-технологик мәгълүмат. Күз алдына китерик: кайсыдыр галим дошман саналган дәүләткә яңа корал, анда кулланылган технологияләр хакындагы серне, нечкәлекләрне җиткерде, ди. Андый мәгълүматның бәясе миллиардлар белән исәпләнергә мөмкин. Чөнки ул технологияләрне дәүләт, аның галимнәре еллар буе эшләгән, проект шактый зур суммага төшкән. Серне белгән ил өчен дә андый мәгълүмат үтә дә кыйммәтле, шуңа охшаш корал ясаганда, аның чыгымнары йөз, хәтта мең тапкыр азрак булачак. Ә инде сатлыкҗан дигәндә, аның өчен мәгълүмат бәясе – аңа түләнгән акча. Ягъни бер үк мәгълүматның кыйммәте төрле тараф һәм төрле очрак өчен аерылырга, төрлечә булырга мөмкин. Әгәр дә син, мәсәлән, кайсыдыр зур компания акцияләренең тиздән кискен күтәреләсен дәлилләгән мәгълүматны вакытында кабул иткәнсең, аңа таянып, зур пакет сатып алгансың икән, дөньяга хуҗа ук булмасаң да, ярыйсы ук баедың дигән сүз.
Ә мәгълүмат ялган булса?.. Бүгенге чорда кеше затына, бөртекне кибәктән аерган кебек, мәгълүмати чүп-чарны, төрле фейкларны, дезинформацияне кирәкле, файдалы мәгълүматтан аера белү бик зарур.
Акционерлар акцияләр базарын яхшы белергә, сәясәтчеләр сәяси конъюнктураны өйрәнергә, финансистлар үз өлкәсендә профессионал булырга тиеш. Мәгълүматны анализлый белү үтә мәслихәт. Тик андый сыйфат һәркемгә дә бирелмәгән. Гади халыкка килгәндә, аны азлар гына башкарырга сәләтле. Шуңа да «кибәк чәчү», үзе теләгәнгә инандыру, төрле манипуляцияләр дәүләтләргә генә түгел, аерым затларга да җиңел бирелә.
Төрле «кибәк чәчү»ләрне исәпкә алмаганда да, үткән гасыр урталарыннан башлап, коммуникацияләрнең, фәннең һәм технологияләрнең ашкын үсеше сәбәпле, мәгълүматның тормыштагы роле кискен артуы билгеле. Мәгълүматның күләме дә елдан-ел күбәя. Белгечләр соңгы 30 елда гына да кешелекнең үзе моңарчы яшәп килгән 3 мең ел эчендә тудырган күләмдә мәгълүмат тудырган һәм таратканын исәпләп чыгарган. Һуш китмәле хәл. Зур тизлек, чамасыз ашкынлык чорына кердек. Яңадан 30 елдан ни буласын күз алдына да китереп булмый. Әле бит кеше затының мәгълүмат кабул итү, эшкәртү дигәндә, мөмкинлекләре дә чиксез түгел, барын да «йотып» барып, ычкыну чигенә җитмәсәк, акылдан язмасак ярый, дигән уйлар туа кайчак. Инде кулланышка «мәгълүмати стресс» дигән төшенчә дә килеп керде. Ул – теге яки бу затларның, кергән хәбәрнең сыйфатын һәм күләмен контрольдә тота алмыйча, барын да «тутырып» барып, мәгълүмат эчендә югалып калуы, адашуы, кыенлык кичерүе дигән сүз…
Мәгълүмат, хәбәрләр дигәндә, аның халыкка иңдерер, фикер, мөнәсәбәт тудырыр өчен таратылганы булган кебек, һәркем дә белергә тиеш булмаганы – конфеденциаль калыптагысы да җитәрлек. Һәм ул фәнни һәм технологик документация, хәрби якны күздә тоткан, дәүләт куркынычсызлыгына бәйле мәгълүмат кына түгел. Вузда гыйлем эстәгәндә, «Теория информации» дип аталган лекцияләр курсы укыганнар иде. Радиоэлектрониканың үзенчәлекле бер бүлеге саналган ул юнәлеш мәгълүматны тапшыру, кабул итү алымнарын, аны төрле комачау, бозылулардан саклаудан (помехоустойчивость) бигрәк, аны яшерү, ягъни кодлаштыруны күз уңында тота. Аерым затлар өчен генә булган хәбәр, белешмә, аның шактый күплеген исәпкә алганда, без бүген тема итеп алган нәрсә, ягъни мәгълүмат ике чырайлы Янус кебегрәк бер әйбер дә әле. Гади халык, миллионнар, аның бер як чыраен, үзенә тәгаенләнгәнен генә күрә...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез