Май бәйрәмнәрендә ике тапкыр 4әр көн ял итәчәкбез: 1-4 май һәм 8-11 май аралыгында. Бу хакта “РИА Новости” Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов сүзләренә таянып яза.
Аның искәртеп үтүенчә, озын яллар бәйрәм көннәрен күчерүгә бәйле. Быел 4 гыйнвар шимбәгә туры килеп, Хөкүмәт карары нигезендә, шул шимбә ялы 2 майга күчерелгән. 23 февраль – якшәмбе ялы исә 8 майга калдырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез