Май чабу атнасы ахырында Мәскәүнең Oltemare рестораны менюсында 9,1 мең сумлык белен пәйда булган. Бу хакта “Татар-информ” җәмәгать туклануы оешмасы сайтына урнаштырылган меню мәгълүматларына таянып яза.
Шулай итеп, кунакларга шушы бәядән Камчатка крабы һәм кара уылдык белән белен тәкъдим иткәннәр. Шулай ук менюда аз тозлы сөләйман балык һәм кызыл уылдык белән – 3,9 мең сумлык, кара трюфель белән – 3,3 мең сумлык һәм нуттелла, җиләк белән –2,5 мең сумлык белен күрергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез