9-11 сентябрьдә Татарстан башкаласында Kazan Digital Week халыкара форумы узачак. Дүртенче мәртәбә оештырылачак чарада биш меңләп кеше катнашырга теләк белдергән инде. Бу хакта ТАСС матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашуда Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев хәбәр итте.
Федераль министр сүзләренчә, форумның мәйданы елдан-ел киңәя. “Һәм бу бик сөендерә. Быел күргәзмә өлеше дә, эшлекле программа да шактый киң колачлы булачак. Kazan Digital Week халыкара форумы хәзерге көндә цифрлаштыру тармагында иң әһәмиятле һәм төп чараларның берсе”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез