Мәктәп, бакчалар яңа уку елын каршыларга әзерме? Укытучылар кытлыгы ничек хәл ителә? Белем көне якынлашканда, «ВТ» хәбәрчесе уку йортларындагы вазгыятьне белеште.
Матур апа
Әлмәт районындагы Яңа Нәдер мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Айгөл Әхмәдуллина укучыларын сагынырга да өлгергән инде. Аның мәктәптә эшли башлавына – 29 ел. Башта татар теле укытса, соңгы дистә елда сабыйларны укырга, язарга өйрәтә. Быел 1 нче сыйныфка баручылар күбрәк икән. Алар 17 булачак. Моның сәбәбен укытучы авылга күченеп кайткан гаиләләр саны артуга бәйләп аңлатты.
– Матур күлмәкләрне дә әзерләп куйдым инде. Балалар укытучыга бик игътибарлы бит. Яңа алка, муенса таксаң да, шунда ук күреп, матур сүзләрен әйтәләр. Укытучы зәвык белән киенергә тиеш дип саныйм. Минемчә, башлангыч сыйныфларда яшьләр укытса яхшырак. 25 елдан «за выслугу лет»ны да дөрес биргәннәр. Миңа хәзер 49 яшь. Әмма сыйныфымны укытып бетерергә исәпләп торам, – ди Айгөл Әхмәдуллина. – Укытучы булу җиңел түгел. Балаларның да, әти-әниләрнең дә төрлесе бар. Кыйбласыз заманда туган әти-әниләрнең үзләренә дә тәрбия җитеп бетми. Укытучыларга кытлык юк. Күрше районнан килеп математика укытучы җиденче дистәсен ваклаучы пенсионер да бар. Быел килмәс инде ул. Башка милләт балалары да укый. Шуңа күрә татар мәктәбе булсак та, дәресләрне рус телендә алып барырга туры килә.
Һәр бала кадерле
Чирмешән районының Кармыш авылында быел 1 нче сыйныфка баручы юк. Тугызъеллык мәктәптә барлыгы 27 бала укый. Бакчага 10 бала йөри. Демография мәсьәләсе шундыйрак.
– Шөкер, мәктәпне саклап тоталар әле. Укытучылар да җитә. 11 белгечнең күбесе өлкәнәя бара инде. Беренчеләр булмагач, Белем көнендә кыңгырауны кем шалтыратыр дисезме? Анысы табылыр. 9 нчы сыйныф укучылары ел саен бәйрәмгә концерт әзерли, – ди география-биология укытучысы Рәмзия Шәмгунова. – Җәен әйбәт ял иттек. Кәеф яхшы. Укытучылар арасында чит илләргә баручылар да булды. Безнеке исә авылда гына үтте.
Балалар саны кимү, авыл мәктәпләрен саклау, татарча укыту темасын Зәй районының мәгариф бүлеге башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова белән дәвам итәбез.
– Авыл мәктәпләрен саклыйбыз. Районда 9 татар мәктәбе эшли. Соңгы ун елда бер мәктәпнең дә ябылганы юк. Берничә авылда балалар бик аз укыса да, аларны да сакларга тырышабыз. Башлангычта 3–4 бала укыганнары да бар. Автобус та җибәрә ала идек. Ләкин без, мәктәп бетсә, авыл бетә, дигән карашта. Чуаш телендә укыта торган Гулькино мәктәбен дә саклыйбыз. Анда нибары 20 бала гына белем ала. Татар һәм чуаш теле укытучыларына кытлык юк, – ди ул.
Зәй районында барлыгы 22 мәктәп эшли. Моннан тыш, бер коррекция мәктәбе дә бар.
– Быел 1 нче сыйныфка 350 баланы көтәбез. Узган елга караганда азрак. Кызганыч, балалар саны кими. Татар сыйныфлары да бар. Шәһәрдә Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе эшли. Өч ел элек анда капиталь ремонт үткәрелде. Яңарышны күреп, әти-әниләр балаларын елдан-ел күбрәк китерә башлады. Милли мохит бар. Көрәш буенча да түгәрәкләр эшли. Районда татар телендә укыту күрсәткече 59 процентны тәшкил итә, – ди Миләүшә Вәлиәхмәтова. – Райондагы 6 нчы мәктәптә капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Мәктәп автобуслары маршрутларын карап чыктык. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе буенча 62 балага портфель тапшырачакбыз.
Хөрмәтне сорап алмыйлар
Ел саен мәктәпләргә 1 меңгә якын яшь укытучы килә. Аларга хәзер кайда яхшырак, шуны сайлау мөмкинлеге дә бар. Балтач кызы Динә Тимербаева ике ел элек гаиләсе белән Саба районына күченеп килгән. Гимназиядә рус теле укыткан, әлегә декрет ялында.
– Башта фатир арендалап тордык. Аннан 60 лап йорт төзелде, әле дә бу эш бара. Монда «80 гә 20» программасы буенча укытучылар, табибларга торак бирәләр. Ун ел эшләгәч, өйнең бер процентын гына түләп аласың. Зур сумма чыкмый. Яшь укытучыларга айга 10 мең сум өстәмә акча түлиләр. Тәҗрибәле укытучылар гел булышып тора. Борчыган сорау белән теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Укучылар белән эшләргә авыр түгел, – ди Динә Тимербаева.
«Авыл территорияләренең заманча йөзе» федераль проекты кысасында Әгерҗе һәм Минзәләдә – 500 әр, Буада 192 урынга исәпләнгән мәктәпләр төзелә. Моннан тыш, Кукмара районының Манзарас авылында 500 урынга исәпләнгән мәктәп, Бөгелмә районында 2 нче һәм 6 нчы лицейларга өстәмә корпуслар һәм Казанда яңа мәктәп сафка басачак.
Ә менә Кукмара районы Мәчкәрә мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Хәмидуллина декрет ялыннан соң эшкә чыккан.
– Никадәр кыен булуына карамастан, эшемне һәрвакыт яратып башкардым. Бер үк вакытта әллә ничә эш башкару мине тонуста тота. Шунлыктан мәктәпкә сагынып чыктым, – ди ул. – Балаларым да Белем көнен көтә. Олы кызым – 7, икенчесе 5 нче сыйныфка бара. Инде барлык мәктәп кирәк-яраклары алынды. Олы кызыма мәктәп формасына заказ биргән идек, тегелеп бетүен көтәбез. Мәктәпне, дусларын, режимны сагындылар инде. Ә мәктәптә эш гөрли. Һәр яңа уку елын аерым бер сөенеч белән каршы алам. Уңышлы, имин, тыныч уку еллары булсын.
Кызганыч, мәктәптән китүче укытучылар да юк түгел. Алмаз Гайсин мәгариф системасында биш ел гына эшләсә дә, инде китәргә вакыт дип саный. Сәбәбе укытучы эшенең авырлыгында түгел.
– Мәктәп туйдырмады. Укучылар, әти-әниләр белән дә уртак тел таптым. Хөрмәтне сорап алып булмый. Яраттыру синең үзеңнән тора. Гел йомшаклык күрсәтергә дә ярамый. Укытучы булгансың икән, бала күңелен дә аңла, шул ук вакытта таләпчән дә бул. Хезмәт хакы җитми – сәбәбе шунда. Мин әле өйләнмәгән. Гаилә корсам, бу акчага гына яшәп булмаячак. Ир кеше беренче чиратта шушы мәсьәләне хәл итәргә тиеш. Шуңа күрә акчалы эш эзлим, – диде ул.
Укытучылар җитәме?
Районнарда укытучыларны саклап калуда уңай үсеш күзәтелә. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсендә шундый бәя бирде. Әйтик, Алабуга районында яшь белгечкә бер мәртәбә – 400, Актаныш, Кукмара районнарында – 300 мең сум акча түлиләр. Тагын 11 ендә 100–150 мең сум белән кызыктыралар.
Зәйдә быел районга 3 целевик – математика-физика, башлангыч сыйныф, инглиз теле укытучысы кайткан. Вузда максатчан юнәлеш буенча белем алучы студентлар тагын бар әле. Аларны да көтәләр. Быел да укытучы һөнәрен сайлаучылар шактый булган.
– Физика, математика, химия укытучыларының сәгать саны күп. 30 ар сәгать тирәсе. Кытлык сизелгән очракта пенсиядәге укытучылар ярдәмгә килә. Бер генә фәннең дә укытылмый калганы юк. Ярдәм чаралары бар. Биш ел элек «Авыл укытучысы» программасы (аларга миллион сум акча бирелә. – Автор) буенча Башкортстаннан бер укытучы эшкә килгән иде. Килешүе бетсә дә, бездә төпләнеп калды. Читтән килгәннәргә яшәп тору өчен яңа фатирлар бирелде. Коммуналь чыгымнарны гына каплыйлар. Район башлыгының грантлары да бар. Яшь укытучыларга, целевикларга ай саен 10 мең сум өстәмә акча бирелә. Укучылары олимпиадада җиңсә, өстәмә ярдәм бар, – ди Миләүшә Вәлиәхмәтова.
Кукмара районының мәгариф бүлеге башлыгы Илфат Әхмәдуллин әйтүенчә, быел эш сорап килүче укытучылар арткан.
– Укытучыларга кытлык юк. «Авыл укытучысы» программасы буенча Самарадан биология-химия укытучысы килде. 16 яшь укытучы кайтты. Өй салу буенча федераль программа эшли. Яшь укытучы кайтса, 200–300 мең сум акча бирү каралган. Бу – сизелерлек ярдәм. Төрле грантлар оталар, «Физмат-Алгарыш», «Физхим-Алгарыш» программаларында катнашу мөмкинлеге бар. Хәзер яшь укытучыларга бирелгән ярдәмне элекке белән чагыштырып булмый. Быел эш сораучы укытучылар артуы да шушы чараларга бәйле. Укытучының дәрәҗәсен арттыру буенча күп эш башкарыла. Моны яшь буын сизә башлады. Укытучыга аерым статус бирү дә әйбәт. Бер ставкада эшләгәндә генә акчалары күп түгел. Шуңа күрә сәгатьләрне артыграк алырга тырышалар. Бердәм хезмәт хаклары булдырылса, укытучыларның матди хәле яхшырып китәр иде.
Кукмарада узган ел 1 нче сыйныфка 543 бала кабул итсәләр, быел 500 тирәсе булыр дип көтелә.
– 1 сентябрьгә әзерләнәбез. Быел Манзарас җирлегендә 500 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ачылачак. 4 мәктәптә капиталь ремонт тәмамланды. Биш бакча яңартылды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән өч мәктәптә агросыйныф ачабыз. Бер мәктәптә ашханә ремонтланды. Бу инде укытучыларга, укучыларга яңа шартлар дигән сүз, – ди Илфат Әхмәдуллин.Сәрия Мифтахова
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез