Дәүләт Думасында барлык мәктәп укучылары өчен бер үк төрле спорт киемен кертергә тәкъдим иткәннәр. Думаның Спорт буенча комитеты башлыгы Олег Матыцин, шулай ук депутатлар Сергей Колунов һәм Илья Вольфсон Россия Мәгърифәт һәм Спорт министрлыкларына бу җәһәттән мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта “РИА Новости” яза.
Шулай итеп, парламентчылар Россия дәүләт флагы төсендәге спорт киемен раслап, аны физкультура дәресләрендә кию өчен барлык мәктәпләргә кертергә тәкъдим иткән.
Мөрәҗәгатьтә басым ясап әйтелгәнчә, бердәм форма тәртипне көчәйтүгә, ватанпәрвәрлекне үстерү һәм балаларда күмәклелек, тигезлелекне булдыруга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, авторлар фикеренчә, бу тәкъдим гаилә чыгымын киметү мөмкинлеге дә бирәчәк.
“Спорт киемен Россия Федерациясенең дәүләт флагы төсендә эшләү тәкъдим ителә”, – диелгән мәгърифәт министры Сергей Кравцовка һәм спорт министры Михаил Дегтяревка юлланган документларда.
Тәкъдим авторларыннан берсе, депутат Сергей Колунов, тәкъдимне болайрак аңлаткан:
“Беренчедән, без барыбызның да – россиялеләр булуын тагын бер кат басым ясап күрсәтәчәкбез, чөнки спорт формасы, профессиональ спортчыларныкы кебек, дәүләт символларын гәүдәләндерәчәк. Икенчедән, укучылар арасында тигезлелек булдырып, “мода артыннан кууны” юкка чыгарачакбыз. Бүген кайсыбер балалар физкультурага кыйммәтле футболкалар сатып алу мөмкинлегенә ия, ә кайберләре – юк. Шулай итеп, тигезсезлек барлыкка килә, ә мәктәпләрдә алай булырга тиеш түгел. Бердәм форма барысын да тигезләячәк”, – дип билгеләп үткән депутат.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез