Татарстанда гошер сәдакасы җыя башладылар. 20 сентябрь Гошер көне дип игълан ителде. Ул Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Һәр елдагыча, мөхтәсибәтләрдәге мәчетләр гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул итә. Гошер сәдакасы кемнәргә бирелергә тиеш? Аның асылы нидән гыйбарәт?
«Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов шул сорауларыбызга ачыклык кертте.
– Гошер сәдакасының асылы нәрсәдә?
– Гошер сәдакасы – Аллаһы Тәгаләне тану өчен, көз айлары җиткәч бирелә торган сәдака. Ул бакчада үскән яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән бирелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән – уннан бере, ә хезмәт куеп, су ташып сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Ягъни мәсәлән, йөз чиләк бәрәңге алсагыз, аның ун чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә кирәк. Мохтаҗларга, ятимнәргә, авыруларга, үз-үзен тәэмин итә алмаучыларга өлеш чыгару бик саваплы. Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә биргәннәр. Рәсүлебезнең бер сәхәбәсе үз вәгазендә: «Бөтен дөнья малын бер кашыкка тутырып, кулыма бирсәләр, мин аны динне өйрәнүче шәкерткә тапшырыр идем», – дигән. Шуңа күрә теләге булганнар гошер сәдакасын мәдрәсәләргә дә китерә ала.
– Гошер сәдакасы тормыштагы бәрәкәтне арттыра, диләр. Бу, дөрестән дә, шулаймы?
– Әйе, быел кеше җыеп алган уңышыннан Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен гошер сәдакасына өлеш чыгара икән, Раббыбыз аңа киләсе ел уңышын күп итеп арттырачак. Сәдака малны арттыра. Кеше, гошер сәдакасын үземә калдырам да шуның белән байыйм, дип уйлый икән – бик нык ялгыша. Әлеге адымы белән ул үзенә Кыямәт көненә начарлык кына җыячак.
– Гошер сәдакасын һәр кеше үзе тапшырырга тиешме? Әллә аны гаилә исеменнән бирсәң дә ярыймы?
– Алар бакчада бергә эшләп, уңышны да бергә җыеп алганнар икән, шушы бакчадан алынган уңышның уннан бер өлешен гаилә исеменнән гошер сәдакасы итеп бирергә тиеш.
– Бакчадагы җәйге уңыштан гошер сәдакасы бирергә ярыймы?
– Гошер сәдакасы элек-электән көз җиткәч тапшырыла. Аны бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, кабак кебек озак саклана торган яшелчә рәвешендә бирсәң яхшырак. Уңыш күләмен төгәл ачыклап бетереп булмый торган җиләк-җимешләрне бу максатта файдаланмаска киңәш ителә. Әйтик, кемнеңдер бакчасында җиләк үсә ди. Ә ай дәвамында өлгергән җиләктән ничә чиләк җиләк җыеп аласыңны төгәл генә әйтеп булмый. Шуңа күрә аннан гошер сәдакасы да биреп булмый.
– Гошер сәдакасы бирүнең төгәл вакыты бармы?
– Без гошер сәдакасын көз көне – бакчалардан мул уңыш җыеп алгач бирергә гадәтләнгән. Әмма аның төгәл вакыты юк. Гошер сәдакасын ел дәвамында бирсәң дә ярый.
– Әти-әниеңә гошер сәдакасы бирергә ярыймы?
– Юк, гошер сәдакасын әти-әнигә, балаларга бирергә ярамый. Ә инде туганнар арасында мохтаҗлар булса, ул аларга бирелә.
– Бакча уңышыннан кышка әзерләнгән ризыкны гошер сәдакасы итеп бирсәң ярыймы?
– Әйе, аларны бирүчеләр дә бар. Балны да гошер сәдакасы итеп тапшырсаң ярый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез