Мамадышлылар якташларын һәм кунакларны мәдәният көненә чакыра

15 сентябрь көнне көндезге сәгать 15:00 дә Казанга мамадышлылар килә. 

Казанда узачак Мамадыш районы мәдәнияте көнендә  төрле интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар, күргәзмәләр эшләячәк. Тәмле милли ризыклар белән сыйланып, төбәкнең күренекле язучылары һәм шәхесләре белән күрешеп, рәхәтләнеп ял итеп кайтасыгыз килсә, әлеге очрашуга килегез!

Чара Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында уза. Керү-бушлай. Якташлар һәм кунаклар, рәхим итегез!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре