Мамадышта Ошма елгасы аша күпер салачаклар. Бу максатларга Татарстан бюджетыннан 306,8 миллион сум юнәлдереләчәк, дип аңлашыла дәүләт сатып алулары порталында.
Күпернең озынлыгы 54,2 метр тәшкил итәчәк. Объект ике полосалы һәм ике яклы булачак. Подрядчы эшен 2025 елның 25 июленә тәмамларга тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез