Мамадышта авыл халкын эшле һәм ашлы итү турында сөйләштеләр

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән семинарда 10 районның башлыклары, авыл җирлеге һәм хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар, министрлык һәм ведомство вәкилләре, депутатлар катнашты.

Парламент башлыгы иң элек Олыяз авылында «Фермер» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эше белән танышудан башланды. Ул 2019 елда оешкан һәм 486 пайчыны берләштерә, аның җитәкчесе Марс Юнысов авыл хуҗалыгы белән 25 елдан артык шөгыльләнә. Республика программалары буенча алынган 15 млн сумлык грантлар ярдәмендә сөт эшкәртү цехы төзегәннәр һәм аны сату өчен җиһазлы булганнар. 2024 елда «Фермер» кооперативы 171 млн сумнан артык табыш алган. Биредә шулай ук ит продукциясен эшкәртәләр һәм агротуризмны үстерергә ниятлиләр.

Киңәшмәдә Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның кече агробизнеска ярдәм итү һәм авыл территорияләрен үстерүгә зур игътибар бирүен искә төшерде. Бу юнәлешкә һәрвакыт өстенлек бирелә. Билгеле булганча, Татарстан – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча илдә беренче өчлеккә керә. «Авылга дәүләт ярдәме кимеми», – диде Дәүләт Советы Рәисе. Әйтик, авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруга узган ел 13,6 млрд сум акча тотылган. Шәхси һәм фермер хуҗалыкларын үстерүгә 2,4 млрд сум бүлеп бирелгән. Татарстанда җитештерелгән барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 42 проценты фермерлар өлешенә туры килә. Фәрит Мөхәммәтшин авыл кешеләрен барлык программаларда активрак катнашырга, гамәлдәге ярдәм чараларыннан файдаланырга чакырды. «Безнең семинар-киңәшмәләрнең максаты – проблемаларны хәл итү өчен бергәләп яңа алымнар табарга тырышу, ярдәм чаралары турыда җиткерү», – диде ул.

Татарстан сөт саву күләме буенча илдә беренче урында. Әмма киңәшмәдә шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек кимегәнен дә искә алдылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, бу хакта Чистай узган киңәшмәдә дә сөйләшкәннәр. Әлеге мәсьәләне Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында тикшерәчәкләр, кирәк булса, Татарстан Рәисенә, Мәскәүгә тәкъдимнәр дә җибәреләчәк.

Киңәшмәдә яшелчәчелек тармагына ярдәм итү турында сөйләштеләр, сөт бәясе турында фикерләр булды, яңа программалар кирәклеге әйтелде. «Татарстанда авыл эшкуарлыгына, авыл халкына игътибарны киметергә җыенмыйбыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга.

Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре май һәм июньдә Сарман һәм Чүпрәле районнарында була. Мондый чаралар инде 17 нче мәртәбә уза.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре