Танымассыз да әле! Тиздән Мамадышта розалар гына үсеп калмас, Чулман һәм Нократ буйларында ял итү йортлары сафка басар. Яңартылган биналар, төзек урамнар, тигез юллар... Район башлыгы Вадим Никитинның күңелендә йөрткән уйлары зурдан, кайчандыр туган яктан читкә бәхет эзләп чыгып киткәннәрне кире чакырып кайтармакчы ул.
«Иң зур байлык – кешеләр»
– Берүзең генә берни эшләп булмый. Минем һәрвакыт яратып әйтә торган сүзем бар: иң зур байлыгым – районым кешеләре, дим. Тырыш, эшчән, булдыклы халкым белән горурланудан туктамыйм. Бердәмлек булган җирдә, эшнең нәтиҗәсе дә булыр, дип уйлыйм, – ди район башлыгы. – Мамадыш гел яңарышта. Гел нидер эшлибез. Тирә-якны матурлатасы, яңа инвесторлар табасы, эре терлек санын арттырасы, шәһәрдәге кешеләрне авылларга кайтарасы килә. Мамадыш һәм аның авылларында яшәүчеләр өчен бөтен уңайлыклар да тудырылырга тиеш.
Мамадыш – дәүләт программаларында актив катнаша торган районнарның берсе. Инде моннан күп еллар элек «Татарстанда кече шәһәрләрдә шәһәр мохитен булдыру» бәйгесендә катнашып, грант отканнар иде. Әле дә төрле бәйгеләрдә катнашып, зур күләмдә акча отып торалар. Аның матур табигатен күрше шәһәр һәм районнарда яшәүчеләр дә килеп күрә. Бүген дә районда ремонт эшләре туктамый. Кайдадыр юл салалар, мәдәният йортлары төзекләндерелә.
– Миңа кадәр эшләгән район җитәкчеләренә рәхмәт. Мамадыш өчен күп эш башкарган кешеләр алар. Хәзер менә шул дәрәҗәне сакларга кирәк. Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов һәрчак үзенең төпле киңәшен бирә, ярдәм кулы суза. Федераль программаларга керүдә аның өлеше әйтеп бетергесез. Районда башкарылган инвестиция проектларының күбесе аның ярдәме белән башкарыла, – ди Вадим Никитин.
Районда төзелеш эшләре дә дәвам итә. Әле күптән түгел «Батыр» спорт үзәге ачылган. Ленин урамында социаль ипотека программасы буенча төзелгән йорт кулланышка тапшырылган. Тиздән яңартылган район мәдәният йорты да үз ишекләрен ачачак.
– Совет урамын бөтенләй танымассыз да. Биредәге Дан аллеясы да үз ягыбызның бөек шәхесләрен барлап торачак. Район үзәк хастаханәсендә дә төзекләндерү эшләре ахырына якынлашып килә. Юл салу эшләренең туктап торганы юк. Әле менә тагын Нократ яр буен яңартачакбыз, – ди район башлыгы.
Тарихи рекорд
Мамадышның визит карточкасына әйләнгән сыры, лимонады, мае бар. Уңыш сере гади – биредә туган якның кадерен белгән кешеләр эшли. Шундыйларның берсен – авыл хуҗалыгын күтәрүче Рифат Мотыйгуллинны Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр.
– Быел бездә тарихи рекорд куелды. Рифат Мотыйгуллин җитәкләгән компаниянең сыерлардан тәүлеклек савып алынган сөте 300 тоннага җитте. Авыл хуҗалыгы тармагы район икътисадының төп өлешен тәшкил итә. Тиздән тагын бер яңа проект сафка басар, дип торабыз. 10,5 мең баш эре терлеккә исәпләнгән 10,7 млрд. сумлык сөт фермасы төзеләчәк. Бу фермада елга 96 мең тонна сөт савылыр һәм 1,7 тонна ит җитештерелер дип көтелә. 90 кешегә эш урыннары булачак. Шәхси хуҗалыклар да читтә калмый. Биш һәм аннан күбрәк сыер тотучыларга бушлай савым аппаратлары да бирә башладык, – дип сөйләде район башлыгы. – Тиздән «Нократ» сәнәгать паркында роза теплицасы ачылачак. Анда исә 20 эш урыны булыр һәм эшчеләргә уртача 80 мең хезмәт хакы түләнелер дип көтелә. Бу паркта 19 резидент теркәлгән, бүген аларның җидесе тулы көчкә эшли.
Вадим Никитинның хыял-теләкләре шактый. Шуларның берсе – Чулман яр буенда Отарка авылы тирәсендә ял итү урыннары төзү.
Эше булса, ашы булыр. Ашы булса, күчеп тә килерләр. Шәһәрләрдә яшәүчеләрне авылларга кайтару эшләре дә дәвам итә биредә. «ВТ»да Мамадыш районына күченеп кайтучы гаиләләр турында язган идек инде. Исегезгә төшерәбез: йорт салырга яки сатып алырга теләүчеләр өчен районда махсус программа эшли. Анда 55 яшькәчә эшкә яраклы кешеләр катнаша ала. Төп шарты – райондагы авыл хуҗалыгы, бюджет оешмалары белән килешү төзү һәм биш ел эшләү. Йорт сатып алганда – 750 мең сумга, төзегән очракта 1,5 миллион сумга кадәр ярдәм каралган. Хәзерге көндә субсидия алырга кырыклап гаилә чират тора. Алар арасында Чаллы, Түбән Кама, Казан һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләр бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез