Мансур Гыйләҗев: "Булачак рәискә җитди тәкъдимнәрем бар"

Казанның "Корстон" үзәгендә Татарстан Язучылар берлененең ХХ корылтае үз эшен башлады. Аңа драматург Мансур Гыйләҗев булачак рәискә тәкъдимнәр белән килгән:

– Соңгы елларда тәрҗемәгә игътибар артты. Бу – иң зур мәсьәләләрнең берсе, чөнки йомылып яшәргә ярамый, дөньяга ачылырга кирәк, тәрҗемә эшен тагын да җәелдерергә кирәк. Моңа дәлил итеп Илон Маскның сүзләрен китерәм. Ул Достоевскийның бер китабы психология турындагы бөтен заманча әдәбиятны алмаштыра ала, дигән. Инглиз телендә Достоевский яхшырак яңгырый дигән фикерне дә ишеткән бар. Тәрҗемә белән шундый дәрәҗәгә ирешеп була икән бит! Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники – алар бит шундый шәп психологлар! Безгә рус теленә тәрҗемә белән генә чикләнмичә, инглиз теленә тәрҗемәләргә алынырга, акча кызганмаска кирәк. Икенчесе – балаларны  интернеттан, андагы пропагандадан коткарырга кирәк. Сергей Михалков заманында бүген балалар, иртәгә халык дигән. Минем оныкларым бар, мин балаларның кызыксынуларын яхшы беләм. “Анора” фильмын карадым, аны ни өчен төшергәннәрен аңлыйм, кумирларын беләм, шуннан чыгып әйтәм – үсмерләр упкында. Менә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк безгә.

https://vatantat.ru/2025/03/165890/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре