«Манзара» премиясе турнирында кемнәр чыгыш ясыйсы билгеле

18 гыйнварда Казандагы “Корстон” комплексында “Манзара” премиясе бәйгесе уза. Шунда ук Татарстан Чемпионатының финал алышлар булачак.

Билгеле булганча, Татарстан Чемпионаты әле декабрь ахырында ук булып, Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итү аркасында, иминлекне исәпкә алып, финал алышларын башка вакытка күчерделәр. Шулай итеп, 18 гыйнварда келәмгә кемнәр чыгасы күптән билгеле:

65 кг.: Илнар Закиров – Илназ Хәмидуллин
70 кг.: Ислам Фәлахов – Артур Хәкимов
75 кг.: Рамил Синәкәев – Булат Гадершин
80 кг.: Рафаэль Кәлимуллин – Айнур Нургалиев
85 кг.: Ренас Кәлимуллин – Динияр Моратов
90 кг.: Илнур Камалов – Азат Габдерәшитов
100 кг.: Булат Мусин – Егор Такарлыков
115 кг.: Раил Нургалиев – Марат Миначев
130 кг.: Радик Сәлахов – Данияр Сәлимуллин
130+ кг.: Ранис Гыйлаҗетдинов – Альберт Ситдыйков.

“Манзара” премиясе турнирында чыгыш ясыйсы егетләр исемлеге исә киң җәмәгатьчелеккә бик үк билгеле дә түгел. Анда Әгерҗе районыннан Динар Хәсәнов, Эльвир Гыймазов, Әлфир Шәрәфетдинов, Эльвир Каиров, Илдар Шабаев, Тимур Кәримов, Әлмир Шәрәфиев, Рузил Гобәйдуллин, Илнур Хәбибуллин, Рәсүл Садыйков чыгыш ясаячак.

Титуллы бәйгедә Алмаз Закиров (Казан), Инсаф Низаметдинов (Кайбыч), Кирилл Юрьев (Казан), Дмитрий Возвышаев (Казан), Ислам Кәримов (Мамадыш), Нурсил Хаҗипов (Саба) бил алышачак. Реванш очрашуында Кәрим Рузметов (Самара өлкәсе) белән Игорь Волобуев (ХМАО) көч сынашачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре