Газетага язылу

Марат Әхмәтов Буа районында эш сәфәрендә

Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Буа муниципаль районында эш сәфәрендә, ул авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча йомгаклау семинар-киңәшмәсендә катнаша. Утырыш башланганчы Марат Әхмәтов агач эшкәртү цехы белән танышты, минераль ашламалар һәм ит эшкәртү буенча авыл хуҗалыгы кооперативларында булды.

Марат Әхмәтовның Буа муниципаль районына эш сәфәре Карлы авылы елгасы яры комлыгын караудан башланды. Халыкта әлеге комлык, Ульяновск өлкәсеннән китерелгән ап-ак кварц комы аркасында, «Буа Мальдивалары» исемен йөртә. Ясалма ком тутырылган мәйданчыкны төзекләндерү эшләре 2024 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында башланган.

 

Авыл бизнесына, фермер хәрәкәтенә һәм шәхси хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышучы семинар-киңәшмә башланганчы, Дәүләт Советы вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов район башлыгы Ранис Камартдинов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озатуында җирле эшмәкәрләр эшчәнлеге белән танышты.

Шундый объектларның берсе – Боерган авылында шәхси эшмәкәр Андрей Юркинның агач эшкәртү цехы. Предприятие урындыклар, өстәлләр, баскычлар һәм култыксалар ясау белән шөгыльләнә. «2021 елда мин үзмәшгуль булып формалаштым, миндә ике кеше эшли, сентябрьгә кадәр заказлар белән тәэмин ителгән инде», – дип сөйләде эшмәкәр.

 

Эш сәфәре барышында Марат Әхмәтов шулай ук авыл хуҗалыгы кооперативларында булды. Районда 2018 елдан бирле «Нур» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли. Эшчәнлекнең төп юнәлеше булып үсемлекчелек, бөртеклеләр, минераль ашламалар һәм орлыклар сату өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү тора. Кооперативта 59 әгъза исәпләнә, шулардан КФХ – 33, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар – 26 кеше.

 

Марат Әхмәтов танышкан тагын бер авыл хуҗалыгы кооперативы – «Самир»  – Хәйруллиннар гаиләсе тарафыннан теркәлгән ит эшкәртү һәм ит ризыклары җитештерү предприятиесе. Кооператив рәисе Гөлия Хәйруллина цех буйлап экскурсия уздырды һәм үз планнары белән уртаклашты. Предприятие җитәкчелеге җитештерү куәтләрен арттыру һәм сату географиясен киңәйтү нияте белән йөри. 2024 елда кооператив ит эшкәртү цехын капиталь ремонтлау һәм махсус транспорт сатып алу өчен «Башлап китүче кооператив» программасы буенча 10 млн сумлык грант алган. Эшнең төп принцибы – ит деликатесларын – казылык, тутырма, пилмән, башка төрле ярымфабрикатлар әзерләү өчен кооператив әгъзаларыннан һәм башка шәхси ярдәмче хуҗалыклардан ит сатып алу.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре