Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Без фәнни тикшеренүләргә аз сарыф итәбез икән. 2025 ел буенча чыгымнар тулай төбәк продукты күләменә нисбәттә 1 процент кына тәкшил итә. Без бу күрсәткеч буенча 19 нчы урында. Түбән Новгородта ул – 4,5 процент», – диде Марат Әхмәтов.
Ул Татарстанда гуманитар тикшеренүләр 3 процент кына булуына да игътибар юнәлтте. «Без – милли республика, фәнни тикшеренүләрнең бу юнәлешен көчәйтү кирәк, бу безне бизәми», – дип ассызыклады ул.
Марат Әхмәтов федераль бюджет белән нәтиҗәле эшләүче төбәкләр булуын билгеләп узды. «Түбән Новгородта фәнни эзләнүләргә бюджеттан ярдәм 40 процент тәшкил итә, бездә ул – 25 процент. Аларның тәҗрибәсен өйрәнү кирәк. Мөмкин кадәр күбрәк фәнни учреждениеләрне фәнни-эзләнү эшенә җәлеп итәргә кирәк. Бәлки, Фәннәр акадмиясе белән уртак эш кирәктер. Фәнсез икътисад үсеше дә юк», – дип Марат Әхмәтов бу сорауларга игътибарны көчәйтергә күрсәтмә бирде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез