Марат Әхмәтов: «Илшат Газыймович бар яктан камил кеше иде»

Бүген, 22 ноябрьдә, "Майский" теплицасын 34 ел җитәкләгән Илшат Ганиевның безнең арадан китүенә бер ел булды. Аның якты истәлегенә теплица территориясендә бюст ачылды. Әлеге чарада республика җитәкчеләре, мәрхүмнең хезмәттәшләре, якыннары катнашты.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Илшат Ганиев турындагы истәлекләре белән бүлешеп, аны уникаль кеше дип әйтте.
- Якын дустыбыз, хезмәттәшебез Илшат Газыймович турында үткән заманда, "иде" дип сөйләшергә тел әйләнми. Вафатына бер ел булуга карамастан, аны арабызда тере итеп күрәсе килгән халәттә. Аны һәрберебез юксына. Дөрес, аның эшен улы Руслан уңышлы дәвам итә. Әгәр үзе исән булса, бу коллективны ничек матур итеп алып баруын күреп сөенер иде. Кызганыч, язмыш аны безнең арадан шулай иртә алып китте.

Мин үзем гомер буе матур сыйфатлы кешеләргә сокланып яшим. Әлеге көнгә кадәр бөтен яктан камил булган кеше белән очрашканым юк. Искиткеч намуслы, ачык, һәр сүзе үлчәнгән, һәр фикере җөпләнгән, һәр гамәле акланган. Аның белән очрашу ниндидер бер тормыш мәктәбе алу кебек иде. Яңа тәҗрибә, яңа рух, яңа эчтәлек алу кебек иде. Илшат Газыймовичның җитмәве күңелгә сизелә. Аны югалтудан соңгы бушлыкны тулыландырырдай кеше табылмаган.

Ул зур, искиткеч нечкә коллективны, комбинатны матур итеп алып бара белде. Аның өчен эре яки вак төшенчәләр юк иде. Үзенең эшен дә бөтен нечкәлеген белеп, аның эченә кереп яшәде, - диде Марат Әхмәтов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре