Газетага язылу

Марат Әхмәтов Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне белән котлады

Бүген илебездә Россия һәм Беларусь халыкларының бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Беларусь Республикасының Казандагы Генераль консулы вазыйфаларын башкаручы Виктор Щетько адресына котлау телеграммасы юллады.

Исегезгә төшерәбез, утыз ел элек, 1996 елның 2 апрелендә Россия һәм Беларусь президентлары Борис Ельцин һәм Александр Лукашенко Россия һәм Беларусь бергәлеген булдыру турындагы килешүгә кул куйдылар, бу ике илнең икътисадый киңлеген һәм законнар базасын берләштерүне күздә тоткан иде. Әлеге Килешү безнең илләрнең Союздаш дәүләт форматында тирән интеграция процессларын башлап җибәрүе өчен платформа булды, аның кысаларында хәзерге вакытта сәүдә-икътисадый һәм гуманитар өлкәләрдә күп кенә программалар гамәлгә ашырыла.

«Дәүләт Советы депутатлары исеменнән һәм шәхсән Сезне һәм тугандаш белорус халкын Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне һәм Россия белән Беларусь бергәлеген төзү турындагы Шартнамәгә кул куюның 30 еллыгы белән котлыйм, – диелә телеграммада. – Тарихи үлчәмнәр буенча зур булмаган бу чорда якты интеграция инициативалары тормышка ашырылды, сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм гуманитар элемтәләрне, төбәкара һәм муниципальара хезмәттәшлекне һәрьяклап киңәйтү буенча күп кенә уртак проектлар гамәлгә ашырылды».

Марат Әхмәтов ике ил халкын тарихи үткәннәр генә түгел, бәлки  бергәләп үсәргә омтылыш та берләштерүенә басым ясый. «Татарстан Республикасы парламентарийлары Союздаш дәүләт төзелешен актив хуплыйлар. Дәүләт Советының Регионнар форумы форматында Беларусь партнерлары белән нәтиҗәле диалогы, Беларусь өлкәләрендәге һәм район дәрәҗәсендәге хезмәттәшләребез белән турыдан-туры элемтәләр безнең дәүләтара хезмәттәшлекне конкрет инициативалар белән баета», – дип билгеләп үтә Марат Әхмәтов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре