Марат Фәйзрахманов: “Бюджетның чыгым өлеше һәрвакыт үз вакытында һәм тулы күләмдә үтәлә”

2025 елның беренче яртыеллыгында бюджет керемнәре һәм чыгымнары динамикасы, республиканың югары кредит рейтинглары мәсьәләсе, цифрлы рубльне гамәлгә кую турында Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов белән фикер алыштык.

Марат Җәүдәтович, 2025 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре төзелешендә нинди үзгәрешләр бар? Төп керем чыганакларының берсе – табышка салым керемнәре кимүгә нәрсә сәбәпче булды?

2025 елның беренче алты аенда республика бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча планлаштырылган күрсәткечләрдә үтәлде. Шулай да бюджетның керем өлеше үтәлешендә табышка салым керемнәре кимү күзәтелә.  

Әйе, беренче яртыеллыкта әлеге салым керемнәре узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,2 млрд.сумга яки 2,7 процентка кимеде. Бюджет керемнәре төзелешендә аның чагыштырма авырлыгы 29 процент тәшкил итте. Мондый кимүнең төп сәбәпләре нефть-газ комплексы, химия тармагы һәм машина төзелеше кебек тармаклардан салым керемнәре кимү белән аңлатыла. Шул ук вакытта сизелерлек үсеш радио-, оптика техникасы җитештерү һәм нефть продуктлары белән сәүдә итү кебек өлкәләрдә күзәтелде.

Кайбер эре предприятиеләрнең фаразлары буенча табышка салым керемнәрендә тискәре динамика дәвам итәчәк. Өченче кварталда салымның кимүе 11 млрд. сум күләмендә көтелә. Бу үз чиратында быелгы нәтиҗәләр буенча салым кеременә тискәре йогынты ясаячак.

Финанс министрлыгы салым органнары һәм тармак министрлыклары белән бергә табышка салым керемнәре кимү сәбәпләрен җентекләп өйрәнәчәк һәм аерым игътибарны тискәре тенденцияләрне бетерүгә юнәлтәчәк.

Шул ук вакытта, салымнарның башка төрләре ныклы үсештә булуын искәртеп узарга телим. Мәсәлән, физик затлар кеременә салым республиканың берләштерелгән бюджетына 89,8 млрд сум күләмендә керде. Аның чагыштырма өлеше 33%ка кадәр җитте һәм бу аны бюджет керемнәренең әйдәп баручы чыганагына әйләндерде. Мөлкәт салымыннан, җыелма керемгә салымнардан һәм акцизлардан да салым керемнәре артты.

Ел ахырына кадәр бюджет үтәлешендә кыенлыклар, әлбәттә, булмый калмас, әмма вакыйгаларга киң күзлектән карап, комплекслы бәя бирергә кирәк. 2025 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 276,4 миллиард сум күләмендә җыеп алынды. Берләштерелгән бюджетның тупланган салым һәм салым булмаган керемнәре күләме буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында 4 урынны алды һәм Идел буе федераль округында алдынгы булып исәпләнә.

Керемнәрдә сез телгә алган кыенлыклар хезмәт хакын вакытында түләү, чараларны һәм программаларны финанслау кебек бюджет йөкләмәләрен үтәүгә йогынты ясый аламы? 

Юк, бюджетның керем өлешендә килеп туган вәзгыять барлык дәрәҗәдәге бюджет чыгымнарын, дәүләт, бюджет, автоном учреждениеләр хезмәткәрләренә хезмәт хакларын түләүне һәм башка мөһим чараларны  тулысынча финанслауга киртә булмаячак. Бюджетның чыгым өлеше һәрвакыт үз вакытында һәм тулы күләмдә үтәлә.

Россия Үзәк банкында, ара-тирә масскүләм мәгълүмат чараларында цифрлы рубльне гамәлгә кертү турында мәгълүмат чыгып тора. Бу процесста республиканың катнашуын сез ничек күрәсез?

Чыннан да, бу ел башында Үзәк Банк республика җитәкчелегенә Татарстан Республикасында цифрлы рубль механизмнарын сынау тәкъдиме белән чыкты. Бу уңайдан Татарстан Финанс министрлыгы, Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Министрлар Кабинеты Аппараты, Ак Барс банкы һәм Россия Үзәк банкы вәкилләреннән эшче төркем төзелде.

Эшче төркем кысаларында цифрлы рубльнең төп механизмнарының берсе – смарт контрактлар сынала. Ягъни Үзәк Банкының тест мәйданчыгында эмуляция режимында максатчан чараларны эксперименталь шартлы тоту гамәлгә куела.

Татарстан Финанс министрлыгы Үзәк Банктагы хезмәттәшләр белән берлектә бюджеттан шартлы субсидияне максатчан тотуны тәэмин итә торган махсус формада таләпләр формалаштырды. Хәзерге вакытта алар Үзәк Банк һәм Ак Барс банкы белән бергә смарт-контракт формасына үзгәртелде. Алга таба смарт-контракт билгеләгән кагыйдәләр кысаларында транзакцияләрне күзәтү буенча цифрлы рубль мәйданчыгы механизмнарын сынау каралган. Әлеге экспериментны агымдагы елның өченче кварталында төгәлләү планлаштырыла. Алга таба үз эшебезне алынган нәтиҗәләрне исәпкә алып һәм бюджет процессында цифрлы рубль коралларын куллану өчен кирәкле хокукый база формалашуына карап төзиячәкбез.

Күптән түгел Татарстан Республикасының югары кредит рейтингын саклап калуы турында билгеле булды. Рейтинг агентлыкларының әлеге карарларны чыгаруларына нинди факторлар йогынты ясады?

Чыннан да, Россиянең ике әйдәп баручы рейтинг агентлыгы («Эксперт РА» һәм АКРА) републиканың кредит рейтингын максималь дәрәҗәдә раслады. Әлеге рейтинглар берничә төп факторга нигезләнгән. Агентлыклар республика икътисадының югары үсеш дәрәҗәсен һәм инвестиция климатын, демографик үсешнең уңай дәрәҗәдә булуын һәм хезмәт базары үсешен, эшсезлекнең түбән булуын, бурыч йөкләмәсе буенча позициянең көчлелеген һәм бурычның коммерциячел булмавын, бюджетның баланслылыгы дәрәҗәсен һәм башка сәбәпләрне билгеләп үтә.

Моннан тыш, ике агентлыкның да фаразы «тотрыклы» булуын ассызыклыйсым килә. Бу якын арада югары кредит рейтинглары саклану ихтималы югары булу хакында сөйли.

Марат Җәүдәтович, бүген Татарстан Финанс министрлыгы нинди төп бурычлар белән яши?

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының бүгенге эшчәнлеге берничә төп юнәлеш тирәсендә туплана. Барыннан да мөһим мәсьәлә бүген алдагы өч елга бюджет проектын әзерләү. 2026-2028 елларга бюджет күрсәткечләрен исәпләү өчен индекс-дефляторлар инде билгеләнде һәм башкаручыларга җиткерелде. Икътисад министрлыгы төп макроикътисадый күрсәткечләрне исәпләп чыгарды. Хәзерге вакытка оешмалар мөлкәтенә салым буенча аерым ташламаларны озайту турында республика законы кабул ителде. Муниципаль берәмлекләр дә үзләренең җирле салымнары буенча ставкаларны һәм ташламаларны яңадан карап чыгачак.

Киләсе елга дәүләт, муниципаль биремнәрне үтәүне финанслар белән тәэмин итүне исәпләп чыгару өчен норматив чыгымнарны раслауга аерым игътибар бирелә. Барлыгы тугыз төрле министрлык һәм идарә тармагы катнашында дүрт дистәдән артык норматив акт әзерләнәчәк.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының төп игътибары бүген киләсе өч еллык чорга тотрыклы бюджет планлаштыру өчен ныклы нигез булдыруга һәм бюджет йөкләмәләрен сыйфатлы үтәүгә юнәлтелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре