Марат Фәйзрахманов Татарстанның яңа финанс министры итеп билгеләнде

Радик Гайзатуллин Татарстанның финанс министры вазифасыннан китте. Марат Фәйзрахманов финанс ведомствосының яңа җитәкчесе булды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Радик Гайзатуллинның республика финанс министры буларак эшен төгәлләргә карар кылуы турында бүген иртән ТР Министрлар Кабинетындагы традицион атналык киңәшмәдә игълан ителде. Шунда ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аңа «Дуслык» орденын тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Финанс министрлыгы системасында 20 елдан артык эшләгән Радик Гайзатуллинның югары һөнәри осталыгын билгеләп үтте.

Бүген ТР Рәисе указы белән Марат Фәйзрахманов Татарстан Республикасы финанс министры итеп билгеләнде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре