Марат Кәбиров: «Хатын-кызга ни кирәк?»

Гел хатын-кызны мактыйлар. Акыллы, хәйләкәр, имеш. Янәсе, ул тормышның асылын аңлап эш йөртә, гамәли карашлы. Ир-ат күктә оча, малайлар кебек кылана, ә хатын-кыз һәрвакыт җирдән аерылмый, дигән булалар. Әгәр хатын-кыз чабуыннан тартып җиргә төшермәсә, ир-ат гел һавада, йолдызлар арасында йөрер иде, хыялдан башканы белмәс иде, дип тә өстиләр.

Бәлки бераз дөреслек бардыр инде монда. Бик аз гына. Ярма бөртегенең иң бәләкәе чаклы гына. Ә асылда... Бер көнне хатын азык-төлек кибетенә чыгып китте. Башка төрлесе булмагач, биш мең сум биреп чыгардым. Алып кайтты. Ә сдачасын күрсәтмәде, димәк, бер тиен дә калмаган. Ул биш меңгә өч кило ит алып кергән, димәк. Минем янда булса, ике тиенгә арзанрак нәрсә өчен дүрт чакрым китәргә дә әзер. Ә үзе генә чыккач, әнә ничек отылган!

Әле бер көнне авылдан каениш килгән иде. Әйбәт егет ул. Ә хатын... минем бөтен киемнәрне шуңа биреп җибәргән. Авылда кияр өчен. Юк, иске-москыны түгел. Барысын да. Үзем киеп эшкә киткәне генә калган. Юк, мин каршы түгел... Каенишкә дә яхшы кием кирәк, әлбәттә. Тик мин... Вәт, менә башы эшләгән кеше шулай итәме инде, ә?! Хәйләкәрлекме инде бу? Юк, мин каршы түгел бөтен җирдә дә костюм-галстуктан йөрүгә. Тик аның белән өйдә идән юу кыенрак. Юмадым! Кибеткә чыгып яңа киемнәр алып кердем. Шуннан соң гына тотындым...

Юк, мине берүк хатын-кыз сөйми торган кеше икән дип уйламагыз. Яратам мин аларны. Үземнең хатынны да. Ул ашарга тәмле пешерә. Ир-ат йөрәгенә юл ашказаны аша, дигән бит бер акыллы кеше. Вәт, минем хатын да аш-суга бик оста.

Һе, әле бер мәлне телефоннан шалтырата:

– Кара әле, эштән кайтышлый сосиски яки кәтлит ал, яме. Мин аз гына тоткарланам. Кайткач, бәрәңге төеп пешерермен.

Алып кайттым. Нәрсә инде, кибет юл уңаенда гына. Ач килеш керсәң, бөтен ризыкны кәрзингә тутырасы килә килүен. Тик мин түздем.

Өйгә кергәч, тагын хатын шалтырата:

– Нәрсә алдың? Кәтлитме? Мин соңга калыбрак кайтам, кыздыра тор инде син.

Ну, гадәттә әйбәт гаиләдә бөтен эшне дә бергә эшлиләр. Кадакны да бергә кагалар. Ир чүкеч белән суга, хатыны кадак тотып тора. Без алай түгел. Бездә эш төгәл бүленгән. Тик мин кәтлит кыздырдым. Нәрсә инде, табага ташлыйсы гына ич.

Кәтлит кыздыруга хатын тагын шалтырата:

– Кыздырдыңмы? Маладис, җаным! Мин хәзер җыенам. Чыгып барам инде. Бәрәңге генә әрчи тор, зинһар. Кайтып җитү белән пешерермен.

Бәрәңге әрчүнең бер нәрсәсе дә юк икән аның. Юасың, назлы гына итеп пычак белән узып чыгасың. Шуннан соң бәрәңге ялангач хатын-кыз шикелле ымсындыргыч кыяфәткә керә. Кызык, билләһи.

Бәрәңге әрчеп бетерүгә тагын хатын шалтырата:

– Булды, җаным. Автобуска утырдым. Суга салып пешерергә генә куй инде, зинһар. Кайткач, үзем төеп эш итәрмен.

Бәрәңге тиз пешә икән. Ярты сәгать тә узмый. Бу юлы хатынга үзем шалтыратам.

– О, җаным!.. Рәхмәт! – ди ул миңа сүз әйтергә дә ирек бирмичә. – Биш минуттан өйдә булам. Син сөт, май салып төя тор инде. Суынмасын, суынгач ката ул. Чәй дә куй, хәзер кайтып җитәм.

Менә, Ходайның рәхмәте, бәрәңге ашап утырабыз. Тәмле. Һи, минем хатын аш-суга оста инде ул.

Бер карасаң, хатын-кызга акыл да, хәйләкәрлек тә, башкасы да артык кирәкми. Ашарга пешерә белсен ул. Шул җитә. Ә минеке белә, рәхмәт яугыры.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре