Мари халкының Семык бәйрәмендә Гаилә елы хөрмәтенә бәйге үткәреләчәк

15 июньдә Мамадыш районы Зур Шия авылында мариларның Семык республика бәйрәме үткәреләчәк. Чарада тәүге тапкыр мари гаиләләре арасында бәйге уздырылачак. Бәйрәмгә 4 меңгә якын кунакның килүе көтелә. “Казан шәһәре мариларның милли мәдәни автономиясе” рәисе Людмила Мусихина шул хакта сөйләп үткән.

“Бездә беренче тапкыр буларак, Гаилә елы хөрмәтенә “Мари гаиләсе”, шулай ук гадәттәге “Мари чибәре” бәйгесе оештырылачак. Барыгызны да бәйрәмгә чакырам. Бергә очрашып, рухи яктан берләшү бәйрәме бу”, – дип билгеләп үткән ул.

Оештыручылар әйтүенчә, бәйрәмдә авылларның мәдәният оешмалары коллективлары, 12 шәһәр-районның 20дән артыграк мари фольклоры коллективлары чыгыш ясаячак. Мари эстрадасы “йолдыз”лары Володя Матвеев, Йорга Каче һәм Сергей Пакеев программаның махсус кунакларына әйләнәчәк.

Бәйрәм кунаклары өчен аркан тарту, капчык белән сугышу, капчыкта йөгерү, көянтә белән йөгерү, колгага менү кебек ярышлар уздыру күздә тотыла. Моннан тыш мари утары һәм “Осталар шәһәре” буйлап экскурсияләр оештырылачак.

Бирегә килүчеләрнең һәркайсы төрле йолалар күрсәтүдә катнаша, милли аш-сулардан авыз итә, мари курчагын ясау һәм мари киемен тегү буенча мастер-классларда катнаша, декоратив сәнгать осталарының хезмәтләре күргәзмәсе белән таныша алачак.

Моннан тыш кунакларны декоратив-гамәли сәнгать әйберләре, төрле сувенир продукциясе белән ярминкә рәтләре сөендерәчәк. Бәйрэм этно-дискотека стилендә төгәлләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда “Семык” бәйрәме 2009 елда республика бәйрәме статусын алды. Ә инде беренче республика бәйрәме шул ук елның 26 июнендә Мөслим районының Мари-Бүләр авылында үткәрелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре