Марсель Миңнуллин: "Чирнең үзен сиздерүен көтеп ятарга ярамый"

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат очрашуында вакытында табибка күренеп торуның әһәмиятен искәртте. Моны конкрет мисаллар белән раслады ул.

Министр сүзләренә караганда, быел республикада 1,2 миллион кеше диспансеризация узарга тиеш. Шуларның 70 проценты- хезмәт яшендәге кешеләр. Араларында бер тапкыр да табибка бармаучылар да шактый икән.

"Сәбәпләрен анализлап караган идек. Баксаң, күпләр диспансеризацияне чиратта утырасы килмәгәнгә узмый икән. Форсаттан файдаланып шуны әйтәсем килә: диспансеризация узган кешегә сөлге буе чиратта утырасы юк,- ди министр.

Табибка барырга вакыт тапмаучыларның тагын бер ише, берни дә борчымагач, үзен сау-сәламәт дип саный икән.

"Кан әйленеше авырулары - үлем-китемгә китергән иң төп чирләр рәтендә. Алар яшерен формада да узарга мөмкин. Үзен бернинди билгеләр белән дә сиздерми. Шуңа күрә чирнең үзен сиздерүен көтеп ятарга ярамый, - дип искәртте министр. - Үлемгә китергән чирләр рәтендә икенче урында- яман шеш. Аннан үлүчеләрнең күбесе чирен өченче-дүртенче стадиядә белгән. Ә бит вакытында тикшеренсә, бу яман чирне башлангыч чорда ачыулаа булыр иде. Башлангыч чорда ачыкланса, яман чирне җиңеп тә була".

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре