Газетага язылу

«Мәрхәмәт–Милосердие» берләшмәсе депутатлары мәктәптәге туклануны оештыру буенча фикер алышты

Бүген «Мәрхәмәт–Милосердие» хатын–кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары Казан шәһәре Идел буе районының 19 нчы гимназиясендә булдылар, анда 2 меңнән артык укучы белем ала.

Парламентарийлар педагоглар һәм укучылар белән аралаштылар, уку шартлары белән таныштылар, шулай ук балалар туклануын оештыруны тикшерделәр. Чарада Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева, Дәүләт Советы депутаты Рима Мөхәммәдшина катнашты. 

Депутатлар гимназия директоры Андрей Талманов озатуында заманча җиһазландырылган уку сыйныфларын һәм бинага янкормаларны карадылар. 19 нчы гимназия – республиканың иң танылган мәктәпләренең берсе. Гимназия көчле табигый-фәнни һәм гуманитар юнәлешләрне гамәлгә ашыра: тирәнтен математика, инглиз теле һәм грамоталы уку буенча лицей сыйныфлары эшли, 2017 елдан ICL Services компаниясе белән берлектә булдырылган IT-сыйныфлар эшли, анда өлкән сыйныф укучылары гамәли мәгълүмати технологияләрне, шул исәптән ясалма интеллект технологияләре белән эшләү нигезләрен үзләштерә. Традиция буенча фән көннәре үткәрелә, анда укучылар тикшеренү проектларын яклыйлар.

Башлангыч мәктәпнең аерым сыйныфларында кырыклап бала укуга карамастан, белем бирү процессы уңайлы шартларда оештырылган. Укучылар заманча, яхшы җиһазландырылган биналарда шөгыльләнәләр.

Депутатлар мәктәптә туклануны оештыруга аерым игътибар бирделәр. Гимназиядә ике мәктәп рестораны эшли: берсе 1-4 сыйныф укучылары өчен, икенчесе 5-11 сыйныф укучылары өчен. Парламентарийлар балаларга көн саен тәкъдим ителә торган ризыклардан авыз иттеләр һәм аларның югары сыйфатын һәм тәмен билгеләп үттеләр.

Депутатларга балалар туклануы системасын камилләштерү турында Дәүләт Советы депутаты, «Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры Рима Мөхәммәдшина сөйләде. Уку елы башына ведомство штатының комплектлашуы 94,6%ка җиткән. Көн саен департамент Казанның һәм Татарстан Республикасының 10 районының 310 мең кешесен 1 меңнән артык учреждениедә туклану белән тәэмин итә, шул исәптән 204,5 мең мәктәп укучысы, 91,7 мең балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм 5 мең хастаханә пациенты кайнар ризык белән тәэмин ителә.

Кадрлар мәсьәләсен департамент Ресурс үзәге һәм профильле уку йортлары белән хезмәттәшлек аша хәл итә: мәктәп ашханәләрендә 117 студент эшкә керешкән, тагын 100 беренче курс студенты эшкә өйрәнә башлаган. «Дустыңны алып кил» программасы ярдәмендә штатны 27 яңа белгеч тулыландырган, ә остазлык системасы хезмәткәрләр арасында кадрлар алмашынуын 2024 елдагы 45% тан 17% ка кадәр киметергә мөмкинлек биргән. "Сыйфатлы белем бирү укытуның уңайлы шартларыннан һәм яхшы тукланудан башка мөмкин түгел. Продукциянең һәр партиясе балалар өстәленә эләккәнче катгый тикшерү уза", – дип белдерде Рима Мөхәммәдшина.

Депутатлар гимназиядә балаларны укыту һәм үстерү өчен тиешле шартлар тудырылган, ә мәктәп туклануын оештыруга тиешле игътибар бирелә, дип билгеләп үттеләр. Мондый визитлар урында булган шартларны бәяләргә, эш нәтиҗәләрен күрергә һәм алга таба игътибар таләп итә торган юнәлешләрне билгеләргә мөмкинлек бирә. Төп бурыч – һәр бала уңайлы һәм куркынычсыз мохиттә укый, сыйфатлы белем һәм тиешенчә туклана алсын өчен барысын да эшләү.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре