Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә татар театрына нигез салучыларның берсе – Газиз Айдарскийның тууына 125 ел тулуга багышланган концерт узган. Аны театр эшлеклесенең кызы – 99 яшьлек Әлфия Айдарская оештырган. Бу хакта “Татар-информ” Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Үзәк урнашкан бинада Айдарский 1924 елда татар төркемен оештырган. Алга таба ул Мәскәүдәге беренче татар театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе булган һәм 1933 елга – вафатына кадәр театрга җитәкчелек иткән.
Газиз Айдарский 34 яшендә үк гүр иясе булса да, татар драма сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертергә өлгергән. Татар театры тарихында югары белемле тәүге профессиональ режиссерларның берсе булган. Нәкъ менә ул 1925 елда беренче татар операсы – “Сания”не сәхнәгә куйган. Айдарскийны җирләүне дусты Муса Җәлил оештырган.
Мәскәүдә Газиз Айдарский истәлегенә сөекле хатыны Сара Садыйкованың җырлары яңгыраган. Искә алу кичәсен кызы – хәзерге вакытта Казанда яшәүче Әлфия Айдарская оештырган.
“Мәскәүлеләргә зур рәхмәт!. Нәкъ менә алар үз вакытында барлык тамашачыларга җырчы Сара Садыйкованы ачты. Мәскәү аның университетына әйләнде”, – дип басым ясап әйткән Айдарская. Әлфия апа, 99 яшьтә булуына карамастан, элеккечә үк, атаклы әти-әнисенең истәлеген мәңгеләштерү өчен тырыша, талантлы яшь артистлар белән актив эшли.
Концертта Әлфия Айдарская чакыруы буенча Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Рөстәм Асаев, Айгөл Бариева, Татарстанның атказанган артистлары Айдар Габдинов, Рөстәм Гыйльфанов, Әхмәт Кәримов (баянчы), Динә Закирова (скрипка) һәм башкалар катнашкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез