Матур кеше, матур табигать, матур җыр, матур гадәт. Бүгенге Халыкара матурлык көне уңаеннан шул күркәм сыйфат турында сөйләшү урынлы булыр кебек. Нәрсә соң ул – матурлык?
Ике сүз белән әйткәндә, аны күзне, күңелне иркәли, сөендерә торган күренеш дип тә атап булыр иде. Тик менә матур холык, дип әйтәбез икән, аны күренеш-манзарага кертү дөрес үк булмас. Матурлык, әлбәттә инде, эстетик төшенчә. Киңрәк алганда ул – үзенә тышкы һәм дә эчке камиллекне, дөрес пропорцияләрне, билгеле бер гармонияне сыйдырган, кешедә соклану тудыра алган күренеш тә, җан иясе дә, җисем дә, гамәл дә.
Матурлык хакында сүз куертканда, Чеховны аз гына үзгәртеп: «Кешедә барысы да матур булырга тиеш: буй-сыны, йөзе, киеме генә түгел, уйлары, гамәлләре дә», – дияргә булыр иде. Тиешен тиеш анысы, тик менә тирә-якка, кешеләргә, дөньяга карыйсың да, уйлардагы, бигрәк тә гамәлләрдәге матурлыкның, йомшак кына итеп әйткәндә, җитенкерәмәвен күрәсең.
Матурлык булган кебек, җирдә ямьсезлек, начарлык та җитәрлек. Хәтта күп. Бар булган матурлыкны ямьсезлек җиңмәсме, дигән шик тә бар хәтта. Шуңадыр икенче бер классик – Достоевский, матурлыкка олы өметләр баглап, аның кешелек чаклы кешелекне коткарырга сәләтле булуына ышанган. Коткару дигәндә, язучы, беренче чиратта, төрле бәла-казалардан, сугышлардан арыну, гармонияле яшәешкә ирешүне күздә тоткандыр. Кешелек аны гомере буе эзәрлекләп килгән кимчелекләрдән матурлык аша котыла алса, яхшы буласы да бит. Әлегә бик ышанып бетеп кенә булмый. Дөньябыз тәртипкә килсен, кеше Чехов әйткән сыйфатларга, ул теләгән матурлыкка ирешсен өчен әле тырышасы да тырышасы, яшисе дә яшисе безгә. Рухи, әхлакый алгарыш ике аягына да аксап, технологияләр ашкынып алга барганда, кораллар камилләшеп торганда, дәүләтләр бер-берсенә ышанмаганда, яшел бишегебез – Җир генә берүк исән-сау калып килсен.
Матурлыкны киләчәк белән бәйләп, авыр уйларга бирелгәнче, андый сыйфатның көндәлек чагылышы – мәсәлән, чәчәкләр, табигать матурлыгы, хатын-кыз гүзәллеге хакында сөйләшик. Чәчәкләр – матурлык, затлылык эталоны. Аларны яратмаган, аларга сокланмаган кеше юктыр ул. Үсемлекләр тудыра алган иң олы гүзәллек, гармония, камиллек – һәммәсе дә чәчәкләрдә. Гади ромашкадан алып, чәчәкләр патшасы розаларга чаклы барысы да кешене җәлеп итә, сокландыра. Беренчедән, аларның төсе сокландыра. Салават күперендә күпме төс бар, чәчәкләрдә алар кабатлана гына түгел, чәчәкләрдә һәрбер төснең дистә төрле төсмерен дә табарга була. Яшел төстән башкасын. Яшел төс табигать өчен гомуми һәм дә глобаль төс, ул – фон, без аны үсемлекләрдәге төп төс буларак кабул итәбез һәм яратабыз. Икенчедән, чәчәкләргә без алардагы форма-рәвеш камиллеге, таҗлардагы симфония, табигать кенә тудыра алган түгәрәк симметрия өчен дә гашыйкбыз. Биологик якны алганда, чәчкә үсемлекләрнең җенес әгъзасы санала. Ул барыннан да бигрәк бөҗәкләрне җәлеп итү, серкә тарату өчен. Чәчәктәге матурлык соңрак орлыкка әверелә, төр саклана, үсемлек шул рәвешле яшәвен дәвам итә.
Хатын-кызларны да без чәчәккә тиңлибез. Алар чыннан да ир-атка караганда күпкә матур, аларга да табигать бөек функция йөкләгән – алар да нәсел саклансын, дәвам итсен өчен. Хатын-кызларыбыз бүген табигать бүләк иткән матурлык белән генә чикләнми. Алар аны арттырырга тырыша гына түгел, арттыра да. Үткән заманнардан аермалы буларак, гүзәллек өстәүнең ысуллары да хәзер бермә-бер күп. Бүген пластик хирургия дигән тулы бер тармак эшли. Ирен кабартасың киләме – рәхим ит, акча гына түлә. Тирене кирәк урында тарттыру, борынны матурлау, күкрәкне зурайту, аңа тиешле рәвеш бирү – барысы да бар. Ясалма кашлар, озынайтылган керфекләр, тырнаклар өстенә пирсинг, SPA, гел буялып тора торган чәч – һәммәсе дә матур булу өчен. Мин бу хәлләр өчен хатын-кызны гаепләүдән, әлбәттә, ерак. Үзләре беләләрдер матурлык, күркәмлек стандартларын, ясалма матурлыкның чикләрен. Матур булу, аны арттырып тору теләге тагын да шул табигатьтән бит – барысы да каршы як җенесне җәлеп итү, нәсел калдыру дигән изге максаттан. Нәсел калмый икән – токым бетә. Бизәнү-ясану дигәндә бер нәрсәне генә өстисе килә: көчсез затларыбыз үзләрендәге табигый матурлык хакында онытмасыннар, ул икенче планга калмасын иде. Ясалма матурлык табигый матурлыкны бәлки уздырадыр да, тик ул бик үк чын түгел бит, табигый матурлык исә чын һәм ихлас.
Табигать матурлыгы да чын һәм ихлас. Анда аз гына да ялган, фальш юк. Ул урман, күлләр, елгалар дисеңме, түбәләрен кар-боз каплаган таулар – барысы да соклангыч. Табигатьтә барысы да үз урынында. Кыргый җан ияләре дә матур. Имезүче хайваннардан алып бөҗәкләргә кадәр – барысы да диярлек матур да, камил дә. Безгә – кешеләргә аны кадерләп саклыйсы гына. Кеше кулы, аның акылы тудырган әйберләр дә гадәттә – гүзәллек үрнәкләре. Гүзәл сәнгать әсәрләрен, әдәбиятны әйткән дә юк, йортлар, урамнар да, парклар, киң автотрассалар – матурлык, уңайлык стандартлары. Техникада да матурлык бар. Кеше машинаның да үзе матур дип тапканын ала. «Самолет очсын өчен ул матур булырга тиеш». Моны билгеле авиаконструктор Туполев еш кабатлаган дип сөйлиләр.
Матурлык ул – әле тагын гармония дә. Иң зур матурлык, ихтимал, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр матурлыгыдыр. Матурлык ул төрле ямьсезлекләр – усаллык, агрессия, вату, җимерү, әшәкелекнең антиподы, ягъни капма-каршысы да бит әле. Матурлык булган җирдә ярату бар, килешү, аңлау, соклану бар. Матур булыйк, матур гамәлләр кылып, матур уйлар уйлап яшик!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез