Мәхәббәт кай төштә була?

Беркөнне Мәскәү телеканалларының берсендә мәхәббәт турында тапшыру әзерләнүе турында әйттеләр. Тапшыру эфирга 9 мартта гына чыгачак икән әле. Әмма сүзнең мәхәббәт, бу олы хиснең кешедә ничек, ни рәвешле тууы турында барачагын белгәч, төн йокыларым качты. Тапшыруда психологлар, табиблар да катнашып, мәхәббәт хисе барлыкка килүдә кеше организмының кай төше әһәмиятлерәк икәне турында да әйтәчәкләр ди.

Мәсәлән, халыкта «бер күрүдә гашыйк булу» дигән гыйбарә бар. Бер чибәрне күрүгә хисләнеп киткән ирләрнең хәтта күз бәбәкләре дә ике мәртәбә зурая икән. Әлбәттә инде, бөтен кеше бер күрүдә гашыйк була алмый, димәк, хикмәт күзләрдә генә түгел. Мәсәлән, кайбер егетләр кызлар кулына кагылуга калтырана, хәтта тотлыга башларга мөмкин. Их, син – иң серле, иң көчле хис! Җырларда җырланганча, син безнең күңелдәме, әллә йөрәктәме? Булса, күңелнең, йөрәкнең кай җирендә? «Түрендә» дип әйтәбез үзе, ә йөрәк яки күңел түре кай төштәрәк? Дөнья йөзләрендәге җырларның да иң күбесе мәхәббәт турында дип уйлыйм. Чөнки бу хис мәңгелек һәм һәркемгә кагыла.

Без үсмер чакта авыл яшьләре җырлап урам әйләнә иде. Бу җырларны отып калырга маташа идек. Шуларның берсендә «мәхәббәт ул – яшьләргә дә, картларга да, мәхәббәтсез мөмкин түгел атларга да» дип җырлана һәм без «атларга» дигәндә колхоз кәнүшниендәге атларны күз алдына китерә идек. Көтүгә чыккан атларның бер-берсе янына килеп исәнләшүләрен, иреннәрен бер-берсенә тидереп алуларын күреп тә аптырап, сокланып карап тора идек. Хәзер ул чакларны елмаеп кына искә алам. Ә бүгенге акылым белән бөтен дөньясы мәхәббәткә корылган икән бит дип уйлыйм.

Алдарак искә алган җырда җырланганча, мәхәббәтсез бер адым да атлап булмый икән бит. Белгечләр олы хиснең тууын кеше организмында эшләп чыгарылган ниндидер гормоннарга да бәйли. Нинди орган, нинди гормон эшләп чыгара – моңа баш җитәрлек түгел. Хәер, моны белүебезнең кирәге дә шул хәтле генә.

Беркөнне Татарстанның халык артисты Әсгать Хисмәттән мәхәббәт һәм аның кай төштә саклануы турында сорадым. Башта көлеп куйды бу, аннан Туфан ага Миңнуллинның әйткәннәрен искә төшерде. «Мәхәббәт ул ипигә ягылган бал кебек, балын ялап бетерәсең дә аннан гомер буе каткан ипи кимерәсең», – дип шаяртырга яраткан икән әдибебез. Бу сүзләре белән ни әйтергә теләгәндер Туфан ага – аңлавы кыен. Уйлавымча, мәхәббәтне саклап тота белү кирәклегенә ишарә булгандыр бу сүзләр. Мин үзем мәхәббәтне гомер буе бер-береңә таба атлау һәм очрашмау дип күз алдына китерәм.

Очрашсаң, бер-береңне күргәч, хисләр тупасланыр сыман булып китә. Ә болай мәхәббәтең синең өчен ачылмаган бер матур чәчәк, мәңгелек сер булып калыр кебек. Ә кеше гомер-гомергә матурлыкка, серле дөньяга омтылып яши, аның табигате шундый.

Үзем менә шулай фәлсәфә саткан булам, ә үзем мәхәббәтнең ни-нәрсә икәнен, кай төштә булуын һаман да әйтеп бирә алмыйм. Шунысын гына чамалыйм: без ярату, соклану хисләре чолганышында яшибез. Без зәңгәр күккә, күктәге кояшка, җирдәге чәчәкләргә, инешләргә, чишмәләр чылтыравына, күктәге кошларга, хәтта һәртөрле бөҗәкләргә гашыйк. Алар булмаса, дөньяның рәте китәр иде кебек. Инде килеп, без гомер сукмаклары буйлап бергә атлаучы бәхетле парларга, матур гаиләләргә гашыйк.

Мәхәббәтне эзләп тапмыйлар, ул синең янәшәңдә, тик аны күрә белергә генә кирәк, ә күрү өчен күңел капкалары киерелеп ачылган булырга тиеш. Керсен мәхәббәт күңелләребезгә һәм без аны саклап тотарбыз, яраткан кешеләребез белән бүлешербез. Иртәгә – язның иң матур бәйрәме, гүзәл затларыбыз көне. Бәхетле булыгыз, күңелебезнең кайсыдыр төшеннән ургып чыккан ярату хисләре сезгә бүләк булсын, хөрмәтле хатын-кызлар!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре