Югары уку йортлары махсус операциядә катнашкан абитуриентларга өстәмә баллар исәпләргә мөмкин. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары Дмитрий Афанасьевның рәсми хатында әйтелә.
– Бакалавриат һәм белгечлек (специалитет) программалары буенча чакырылыш буенча хәрби хезмәт, шулай ук контракт буенча хәрби хезмәтне, Россия Кораллы көчләрендә мобилизация буенча хәрби хезмәтне узу, махсус хәрби операция барышында Россия Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле катнашу кебек шәхси казанышлар исәпкә алыначак, – диелә рәсми документта.
Шәхси казаныш буларак 10 баллга кадәр өстәргә тәкъдим ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез