Махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны: "Без ирләребез өчен барына да әзер"

Хәрбиләрнең хатыннары ирләренә ярдәм итәр өчен барына да әзер. "За Победу! Казань" гуманитар хәрәкәтен оештыручы, хәрби хатыны Евгения Коцарь "Все СВОи" патриотик марафоны вакытында әнә шулай дип белдерде.

– Бүген әлеге марафонда катнашу минем өчен бик зур әһәмияткә ия, – диде ул. – Ирем хәрби операциягә киткән вакытта, беренче сабыебызны көтә идем. Билгеле, аны озату, аның карарын кабул итү бик авыр булды. Ләкин мин аның рухын күтәрү өчен бик тырыштым.

Евгения шулай ук "Жены Героев" проекты һәм аның әһәмияте турында сөйләде.

– Без – хәрбиләрнең хатыннары ирләребез өчен барына да әзер. Безнең проект ирләрен көтүче хатын-кызларны берләштерүе белән дә әһәмиятле, – диде ул.

Евгения Коцарт "За Победу! Казань" гуманитар хәрәкәтен ире беренче тапкыр ялга кайтканнан соң оештырып җибәрә.

– Егетләргә ярдәм кирәк – бу беркем өчен сер түгел. Мин битараф булмаучыларга мөрәҗәгать итә башладым. Бер ел дәвамында егетләргә төрлечә ярдәм итәргә тырышабыз: маскировка челтәрләре үрәбез, гуманитар ярдәм җыябыз, формалар тегәбез, мәктәпләр һәм балалар бакчаларыннан хатлар җибәрәбез, – дип сөйләде ул.

Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «ВСЕ СВОИ» патриотик марафоны уза. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.

Көн дәвамында ТНВ каналы аша күрсәтелүче марафонда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйлиләр. Чарада депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә катнаша. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.

Марафонны ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.
Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре