«Ашыгыч ярдәм»не күпме көтәргә? Табиб сәламәтлеккә зыян салса, ни эшләргә? Икенче көнне үк килеп төшкән пломбаны бушлай куйдыртып буламы? Борчу-мәшәкать белән үрелеп барган көннәребездә әнә шундый – сәламәтлеккә бәйле сораулар да еш туа.
Укучыларыбызны борчыган шушы сорауларга медицина юристы Екатерина Ясәвиева ачыклык кертте.
– Фельдшер яки табиб авыру янына өйгә килүдән баш тарта аламы?
– Гомуми кагыйдә буенча медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту дигән төшенчә бөтенләй була алмый. Шуңа күрә фельдшер яки табиб та авыру янына өйгә килүдән баш тарта алмый. Кеше табибны өйгә чакыртырга хокуклы. Әмма бу урында шунысын истә тотарга кирәк: өй шартларында медицина ярдәме билгеле бер очракларда гына, әйтик, кешенең хәле бик авыр булганда гына күрсәтелә ала. Әгәр кешенең табиб янына барып күренергә чамасы бар икән, кирәксә-кирәкмәсә өйгә табиб чакыртырга ярамый.
– «Ашыгыч ярдәм» машинасы авыру янына күпме вакыт эчендә килеп җитәргә тиеш?
– Гомуми кагыйдәләр буенча «ашыгыч ярдәм» бригадасы авыру янына – 20 минутта, «неотложка» хезмәте ике сәгать дәвамында килеп җитәргә тиеш.
– Абыебыз катлаулы операцияне кичергәннән соң аңына килә алмыйча үлеп китте. Авырган чорда аңа «больничный» ачканнар иде. Әмма абыебыз бу акчаны алырга өлгермәде. Ул акчаны аның туганнары ала аламы?
– Россия Гражданлык кодексының 1183 маддәсендәге 1 нче пункт нигезендә мондый түләүләрне мәрхүм белән бергә яшәгән гаилә әгъзалары яки мәрхүмнең тәрбиясендә торган эшкә сәләтсез кеше (бергә яшәү-яшәмәүләре мөһим түгел) алырга хокуклы. Сезнең очракта «больничный» түләвен алу өчен мәрхүмнең тормыш иптәшенә, өйләнмәгән булса, якын туганына Социаль фонд бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегез белән никахны яки туганлыкны, мәрхүм исән чакта бергә яшәгәнлекне дәлилләүче документларны, үлү турында таныклыкны алырга онытмагыз.
– Тешемә пломба куйдылар. Ул икенче көнне үк килеп төште. Хәзер теш табибы миңа яңа пломбаны бушлай куярга тиештер бит?
– Медицина оешмалары, гадәттә, тешкә куелган пломбага ярты елга кадәр гарантия бирә. Бу очракта иң мөһиме шул – кеше табиб кушканнарны төгәл үтәргә тиеш. Әгәр ул, әйтик, ике сәгать дәвамында ашамаска кушкан икән, сабыр итәргә кирәк. Кеше, бу сүзләргә колак салмыйча, табибтан чыгуга ук каты ризык чәйнәгән һәм, нәтиҗәдә тешендәге пломбасы төшкән икән, бу очракта ул табибны да, медицина оешмасын да гаепли алмый. Әгәр пломба сыйфатсыз материаллар куллану яки белгечнең үз эшен җиренә җиткереп башкармавы аркасында килеп төшкән икән, бу очракта пломбаны яңадан бушлай куярга тиешләр. Болай эшләүдән баш тартсалар, медицина хезмәтенең сыйфатсыз күрсәтелүен расларга (тәртибе – алдагы сорауларда. – Ред.) туры киләчәк. Тагын шунысы да бар: бу очракта пломба кую буенча дәгъваны табибка түгел, ә медицина оешмасына белдерергә кирәк. Ник дигәндә, пациент каршында нәкъ менә ул җавап тота.
– Медицина ярдәменең сыйфатсыз күрсәтелүен, аннан соң кеше организмына зыян килгәнлеген ничек расларга мөмкин?
– Мондый бәхәсле очракта иң мөһиме – кулыгызда фәлән оешмада фәлән хезмәт күрсәтелгәнне раслаган документыгыз булырга тиеш. Әгәр ул юк икән, медицина оешмасыннан аның күчермәсен соратыгыз. Монда авызыгыз пешкәннән соң башка медицина оешмасына барып та тикшеренгән булсагыз, андагы барлык документ-түләү кәгазьләре дә үзегездә торсын. Фәлән медицина оешмасында фәлән хезмәт күрсәтелгәнен раслаучы документны кулга төшергәч, дәгъва белдереп хат языгыз. Анда барын да тәфсилләп языгыз, медицина документларына сылтама ясарга да онытмагыз. Шунда ук үзегезнең нәрсә таләп итүегезне (хезмәт өчен түләнгән акчаны кире кайтару, хезмәтне яңадан күрсәтү, мораль зыян өчен акча түләтү һ.б.) дә төгәл күрсәтегез. Аннары шушы хатны медицина оешмасына юллагыз. Аны заказлы хат яки курьер аша, йә булмаса, турыдан-туры оешманың үзенә илтеп бирергә була. Бу хатны электрон почта аша да юлларга мөмкин. Әмма бу очракта хат җибәрүегезне раслап, скриншот ясарга һәм почтага килгән җавап хатын да сакларга туры киләчәк.
Сезнең хатны алганнан соң медицина оешмасы, сезнең сорауны күтәреп, табиблар белән утырыш уздырырга тиеш. Бу утырышка сезне дә чакырсалар, баш тартмагыз. Ник дигәндә, күп кенә бәхәсле сораулар, гадәттә, шушы утырышта ук хәл ителә, судка барып җитми. Әлеге утырыш барышында табиблардан торган комиссия медицина оешмасының гаебе бармы-юкмы икәнлекне ачыклый, шуңа бәйле рәвештә сезнең дәгъваның язмышы да хәл ителә. Әгәр медицина оешмасы үзен гаепсез дип тапса, әмма сез барыбер үз фикерегездә калсагыз, судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Суд кушуы буенча махсус медицина тикшерүе уздырылачак. Аның барышында белгечләр кешенең сәламәтлегенә зыян салынганмы-юкмы, ни дәрәҗәдә куркыныч зыян салынуын ачыклаячак. Шәхсән үзем медицина оешмасына дәгъва белдереп хат язар алдыннан ук медицинага бәйле бәхәсләрне чишүдә тәҗрибәсе булган юристка барырга киңәш итәр идем. Бу очракта мәсьәләнең сезнең файдага хәл ителү ихтималы күбрәк булачак.
– Соңгы арада онлайн консультация дигән күренеш тә популярлашып китте. Моның өчен табибны яки медицина оешмасын җаваплылыкка тартып буламы? Онлайн консультация вакытында табибка нәрсәләр эшләү тыела?
– Закондагы барлык таләпләрне үтәп уздырыла икән, консультацияне онлайн рәвештә үткәргән өчен медицина оешмасын җаваплылыкка тартып булмый һәм кирәкми дә. Мондый төр консультация кешенең авыруы турында тулырак мәгълүмат туплау, аңа язылган дәвалау курсының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын тикшерү өчен уздырыла. Шуңа күрә онлайн-консультация уздырыр алдыннан бу кешенең моңа кадәр бер тапкыр табиб янына шәхсән барып күренгән булуы шарт. Әмма узган елның 1 нче августыннан шәхси медицина оешмалары өчен тәҗрибә рәвешендә яңа хокукый режим кертелде. Аның нигезендә алар онлайн консультацияне кеше турыдан-туры табибка барып күренмәгән очракта да үткәрә ала. Онлайн консультациягә карата нинди чикләүләр бар соң? Иң беренче чиратта, ул 18 яше тулган кешегә генә уздырылырга тиеш. Онлайн консультация кешегә медицина тикшерүе уздыру, авыруны карап чыгу өчен үткәрелә алмый. Инфекцияле авырулар, ашыгыч рәвештә медицина ярдәме күрсәтүне таләп иткән чире ачыкланган кешегә дә читтән торып кына консультация уздыру тыела.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез