Меркель Владимир Путинга соклануын белдергән

Германиянең элекке канцлеры Ангела Меркель Россия Президенты Владимир Путинның үзенең хаклы булуына инанганлыгы сокландыруын таныган.
“Мине һәрвакыт үзенең хаклы булуына инану хисе сокландырды”, – дип язган Меркель үзенең мемуарларында.

Ул Владимир Путинның 2007 елда Мюнхенда узган иминлек буенча конференциядәге чыгышын искә төшереп, Россия лидерының кайбер фикерләрен, “тулысынча дөрес түгел дип санамадым”, дип билгеләп үткән. Элекке канцлер, моңа мисал итеп, Президентның Гыйракта Сәддам Хөсәен режимына каршы Вашингтон башлаган сугышны тәнкыйтьләүне китергән.
“Владимир Путин Мюнхендагы чыгышы вакытында үзен теләсә кайсы хәлләргә һәрвакыт әзер кеше буларак күрсәтте”, – дип өстәгән Меркель.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре