Метапневмовирус ни дәрәҗәдә куркыныч?

Ютәл, борынга томау төшү, тамак авырту... ОРВИның шушы билгеләре соңгы арада телдән төшмәгән метапневмовирус вакытында да күзәтелә. Табиблар шулай дип кисәтә. Соңгы бер атнада Татарстанда әлеге вирусны йоктырганнар саны ике мәртәбә арткан. Белгечләр, чирнең беренче билгеләре күренүгә үк, табибка мөрәҗәгать итәргә куша. Вакытында чарасын күрмәсәң, ул бронхитка, пневмониягә  әверелергә мөмкин, дип кисәтәләр.

Билгеле булганча, гыйнвар башында Кытайда метапневмовирус (hMPV) котыруы турында хәбәр таралды. Барыннан да бигрәк бу чир яше 14кә җитмәгән балаларны аяктан ега, имеш. Соңрак бу чир Россиянең берничә төбәгендә дә ачыкланды. Февраль азагында исә Татарстанда өч кешегә метапневмовирус диагнозы куелды.

Шул көннән бирле әлеге чир телдән төшми. Аны «яңа вирус» дип атаучылар, ковид вакытындагы кебек пандемия башланырга мөмкин икән, дип коткы таратучылар да шактый. Сәламәтлек сагында торучы белгечләрнең исә җавабы бер: метапневмовирус яңа чир түгел, аның белән авыручылар ел да күзәтелә.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсендә дә метапневмовирусны сезонлы чир дип атыйлар. «Ел саен грипп һәм ОРВИ котырган чорда күзәтелә ул. Узган ел республикада 226 кеше метапневмовирус белән авырган», – диелә ведомство хәбәрендә.

Табиблар белдерүенчә, әлеге авыруның күп билгеләре ОРВИныкына охшаш. Борынга томау төшә, көчле ютәл борчый, тәнне бизгәк тота. Әмма башка чирләрдән аермалы буларак, яңа вирус йоктырган кеше, тыны кысылып, сулый алмаска ук мөмкин. Вакытында дәваламасаң, метапневмовирус пневмония белән бронхитка да әверелә ала, дип кисәтә алар.

Татарстанның баш инфекционисты Халит Хәертынов исә коткы таратмаска киңәш итә.

– Без ел башыннан бирле 640 пробаны тикшердек. Шуларның өчесе генә уңай нәтиҗә бирде. Метапневмовирус безнең өчен яңа чир түгел. Республикада аны йоктыручылар ел саен ачыкланып тора. Әмма ул сирәк очрый. Бу вирус та дәвалауга бирешә, аннан куркырга кирәкми, – дип белдерде табиб «ВТ» хәбәрчесенә.

Республикада әлеге чирне йоктыручыларның күбесе – балалар. ДРКБның балалар пульмонологы Илдар Зиннәтуллин сүзләренә караганда, күп кенә балалар метапневмовирусны җиңелчә уздыра. Яңа туган сабыйлар, күкрәк сөте имгән, җитлекмичә туган балалар исә бу чирне, киресенчә, авыр кичерә, ди белгеч.

КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов белдерүенчә, иммунитеты какшаган, хроник үпкә һәм йөрәк авыруларыннан интеккән кешеләргә дә сак булырга кирәк.

– Аларда метапневмовирус белән авырып терелгәннән соң җитди өзлегүләр күзәтелә ала. Аерым алганда, үпкә кабарырга, тын кысылырга, кандагы кислород күләме кимергә мөмкин, – ди белгеч. – Метапневмовирусның билгеләре башка чирләрнеке белән охшаш булгач, төгәл диагноз кую өчен ПЦР-тест яки серологик кан анализы тапшырырга кирәк.

Чирдән саклану өчен соңгы елларда инде гадәткә әверелгән гади генә киңәшләрне истә тотарга куша белгечләр:

– әлеге чир һава юлы белән күчә. Шуңа күрә урамнан кергәч тә, ашар алдыннан да кулларны яхшылап юарга;

– чир котырган чорда кеше күп җыелган урыннарда йөрмәскә, чыккан очракта битлек кияргә;

– бүлмәләрне даими җилләтеп, җыештырып торырга;

– чирне аягөсте уздырмаска, беренче билгеләр күренүгә үк, табибка мөрәҗәгать итәргә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре