1000 сумлык банкнота символы өчен тавыш бирүдә «Метеор» су асты тизйөрешле теплоход җиңде. Беренче каналның туры эфирында тавыш бирү нәтиҗәләрен Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина тәкъдим итте, дип яза "Татар-информ".
Шул ук вакытта Казан белән бәйле ике символ шулай ук иң күп тавыш җыйган бишлеккә эләккән һәм нәтиҗәдә 1000 сумлык банкнотага эләгергә мөмкиннәр. Алар - Игенчеләр сарае (2 урында) һәм Казан федераль университетының төп корпусы (5 урын).
Өченче урында – Идел аша Саратов автомобиль күпере, дүртенчедә — Уфада Салават Юлаев һәйкәле.
«Хәзер эш безнең рәссамнарда, аларга зер булмаган банкнотага символлар язарга туры киләчәк. Бу үзенчәлекле сәнгать, өстәвенә символлар саклану билгеләре белән булырга тиеш», — дип белдерде Нәбиуллина.
«Нәтиҗәдә бу банкнотага ничә символ эләгәчәк, аларның кайсысы беренче планны биләячәк, ә кайсылары икенче планга куелыр, боларның барысын да профессионаллар — Россия Банкы һәм Дәүләт билгесе рәссамнары хәл итәчәк. Аларның бурычы – кешеләр тавыш бирүдә өстенлек биргән символлардан гармонияле композиция булдыру. Ахыргы сүзне Россия банкы Директорлары советы әйтәчәк», - дип йомгаклады Үзәк Банк җитәкчесе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез