Ким дигәндә 10 майга кадәр Татарстан халкына һәм Россиянең тулаем Европа территориясендә яшәүчеләргә - Уралга кадәр - җылынуны көтәргә кирәкми. Сәбәбе - төньяк поляр киңлекләрдән бозлы һава агымы. Бу хакта Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте.
Идел буе федераль округында бу көннәрдә температура нормадан 6-9 градуска түбәнрәк булачак. Округның төньяк төбәкләрендә - Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Чувашия, Мордовиядә температуралар минус 5 градуска кадәр җитәчәк. Татарстанда, Самара, Пенза өлкәләрендә - минус 3 тән плюс 3 градуска кадәр, дип хәбәр итә "Интерфакс".
10 майдан соң җылылык көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез