Газетага язылу

Милена Зиатдинова: «Балаңны ташла дигәннәр»

Коляскада хәрәкәтләнүче Милена Зиатдинова күпләргә таныш. Татар эстрадасы җырчылары белән дус ул. Кыз үзе дә җырларга ярата.

Милена Зиатдинова: «Балаңны ташла дигәннәр»
шәхси архивтан

– Мин Чиләбе өлкәсендә яшим. Шуңа да карамастан, Татарстан җырчыларының иҗатын яратам. Кечкенәдән җырладым. Ә менә 2020 елда үземнең беренче җырымны яздырдым, – ди Милена. – Интернетта Айдар һәм Алмаз Юнысовларның туганнар турындагы җырын ишеттем. Нык ошады, сүзләрен ятлап, җырлап йөри башладым. Очраклы гына җырчылар белән язышып киттек. Алар миңа җыр яздырырга ярдәм итәбез диделәр. Бик сөендем. Ә аннары Алмаз Мирзаянов белән дуслаштык. Ул мине үзләренең Казанда узган концертына чакырды. Беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясарга мөмкинлек бирде. Мин Казаннан «очып» кына кайттым. Шул көннән башлап җырчылар минем иң якын кешеләрем – абыйларыма әйләнделәр. Алар белән бер сөйләшеп алу да яшәргә көч бирә. Үз әтием булмагач, бу кешеләр миңа бик якын.

Милена – гаиләдә икенче бала. Апасы белән яшь аермалары – 11 ел. Табиблар аның кимчелеген туганда гына күреп ала.

– Әниемә минем гарип буласымны әйтәләр. Бу бала исән калмас, калса да, 8 ай гына яшәр, диләр. Шөкер, 21 яшем тулды инде. Бу балаңнан баш тарт, ташла, әле син яшь, тагын бер бәби алып кайта аласың, диючеләр дә була. Миңа авыру бала кирәкми дип, әти дә ташлап китә. Әниемә рәхмәт, ул мине кадерләп үстерде. Әле дә аның ярдәменнән башка булмый. Коляскадан күчеп утырганда, әни кирәк. Күкрәгенә башым куяр өчен әни кирәк. Әле ярый әнием бар, дим. Аңа озын гомер телим, – ди Милена.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре