Серб Республикасы Президенты Милорад Додик ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка хат юллады. Ул анда Сербия халкы исеменнән пилотсыз очу аппаратларының 21 декабрьдә Казанга ясаган һөҗүмен гаепләп чыга. Бу хакта "Татар-информ"яза.
«Серб Республикасы 21 декабрьдә Татарстан башкаласына ясалган һәм һичшиксез республиканың тыныч халкына каршы юнәлдерелгән коточкыч һөҗүмне кискен гаепли», - диелә хәбәрдә.
Ул шулай ук әлеге кыен шартларда Татарстанга теләктәш булуын белдерде һәм «бүгенге көндә барыбызга да тагын да уяурак булырга, битарафлык күрсәтмәскә кирәк», дип искәртте.
«Уртак тырышлык белән бүгенге көндә дә, киләчәктә дә тынычлыкны тәэмин итә алырбыз дип ышанам», - дип өстәгән ул хатында һәм тынычлык теләгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез