Республиканың авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров фаразлавынча, иртә өлгерә торган культураларга аграрийлар 20 июльләрдә чыгачак. Ә төп урып-җыю эшләре 27 июльдә башланырга мөмкин. Әлеге вакытта булачак уңыш формалашу этабында.
– 13-17 июньдә 5 метеостанция бик коры һава торышын билгеләде. Узган атнада яңгырлар явып узгач, гомуми хәл яхшырды. Хәзерге вакытта Гидрометеорология хезмәте мәгълүматлары буенча, туфракта дым җитәрлек, – диде министр.
 Әйтергә кирәк, мондый уңышлы елның күптәннән булганы юк иде. Билгеле, урыны-урыны белән дым җитмәгән җирләр дә бар. Әйтик, Марат Җәббаров сүзләренчә, дымлылык җитмәүдән Арча, Балтач, Биектау һәм Саба, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш районнары кырлары өлешчә зыян күрә.
 Көньяк-көнчыгыш зонада иң аз явым-төшем Лениногорск, Ютазы һәм Баулы районнарына эләккән. Көнчыгыш Камааръягы зонасында урнашкан районнарга исә барыннан да күбрәк бәхет елмайган: монда Әлки районының кайбер кырларында гына дым җитмәү күзәтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез