Министрлыкның эшләр идарәчесе Илназ Вәлиевнең һәлак булу сәбәпләрен ачыклыйлар

Татарстанда судагы фаҗигане тикшерү дәвам итә. Республика Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Эшләр идарәчесе Илназ Вәлиев катерның пирска килеп бәрелүе сәбәпле һәлак булган. Фаҗиганең кайбер ихтимал сәбәпләре ачыкланган, дип яза “АиФ-Казань”.

Кайбер басмалар мәгълүматларына караганда, Вәлиев дуслары белән “Венеция” яхта-клубында ял иткән. Ял итүчеләр арасында “Русремстрой” директоры Владислав Масляков һәм “Нэо Строй” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең гамәлгә куючысы Ленар Мөхетдинов булган. Басмалар язганча, катер Мөхетдиновныкы булган.

“Mash” телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, Мөхетдинов кунакларны суда зур тизлек белән шаккатырасы иткән. Ул катерның тизлеген нык кына арттырып, яр буена юнәлгән. Шунда катеры “чыгымчылап”, пирска килеп бәрелгән. Дүрт кеше катердан суга килеп төшкән. Басма мәгълүматлары буенча, Вәлиев бу вакытта көймәнең ябык өлешендә йоклаган булган. Кызганычка, дуслары аны коткара алмаган.

Моннан тыш катер йөртүченең исерек хәлдә булганлыгы турында язалар.
Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре