Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев каты коммуналь калдыкларны энергетик утильләштерү заводы төзелеше мәйданчыгында булдылар. Карау барышында «АГК-2» ҖЧҖ генераль директоры Василий Белосевич аңлатмалар бирде.
Зеленодольск районында елына 550 мең тонна куәте булган завод төзелә. Проектны эшләтеп җибәргәндә калдыкларны энергетик утильләштерүнең иң нәтиҗәле һәм киң таралган технологиясе - колосник рәшәткәсендә яндыру дип билгеләнде.
2023 елда төзелеш җайланмалар аркасында килеп чыккан проблемаларга бәйле рәвештә туктатылды. Әмма 2024 елда ук проект өчен төп җайланмалар җитештерү белән шөгыльләнәчәк Кытай партнеры белән килешү имзаланды. Проектның барлык технологик параметрлары элеккечә калачак. Җайланмалар экологик нормаларның барлык таләпләренә туры киләчәк.
«АГК-2» ҖЧҖ генераль директоры Василий Белосевич хәбәр иткәнчә, завод төзелеше яңадан башланган. Бүгенгә бункер бүлеге, инженер-көнкүреш корпусы тулысынча әзер, турбиналы электротехника бүлегенең металл конструкцияләре монтажланган, казаннар өчен фундаментлар, төп корпус һәм кабул итү бүлеге әзер. Шулай ук вакытлыча корылмалар, складлар һәм түбәләр төзелгән. Гомумән алганда, объектның әзерлеге 24% тәшкил итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез