Миңнеханов Гунбаны Абхазия Президенты сайлауларында җиңүе белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бадра Гунбаны Абхазия Президенты сайлауларында җиңүе белән котлады. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Сезнең Абхазия Республикасы Президенты итеп сайлануыгыз уңаеннан чын күңелдән котлауларымны кабул итүегезне сорыйм. Бу вазифада туган илегез файдасына эшчәнлегегез актив һәм нәтиҗәле булсын», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов котлау телеграммасында.

«Сезнең ярдәм белән Татарстан белән Абхазия арасындагы хезмәттәшлек киләчәктә дә уңышлы үсәчәк, Татарстан-Абхазия хезмәттәшлеген киңәйтүгә, Россия Федерациясе белән Абхазия Республикасы арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәчәк, дип ышанам», – диде ул.

«Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек һәм күпкырлы эшегездә уңышлар, ә Абхазия халкына иминлек һәм чәчәк ату телим», – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Абхазия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, 1 мартта узган сайлауларның икенче турында вице-президент Бадра Гунба өчен сайлаучыларның 54,73 проценты тавыш биргән. Аның көндәше – «Абхазия милли хәрәкәте» оппозицион иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Адгур Ардзинба 41,54 процент тавыш җыйды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре