Миңнеханов номеры томаланган йөк машиналарына каршы тиешле чаралар күрергә кушты

Татарстанда йөк машиналарын йөртүчеләр тарафыннан үлчәү контроле пунктын узганда күпсанлы хокук бозу очраклары теркәлгән. Җитди мәсьәлә – махсус рәвештә дәүләт номерын яшерәләр. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Транспорт һәм юл министрлыгының еллык коллегия утырышында әйтте.

“Моның белән җитди рәвештә көрәшергә кирәк. Үлчәү контроле пунктлары нәтиҗәле эшләсен. Без йөкне артык төягән өчен акча алмыйча калудан тыш, иң мөһиме – юллар туза. Түләүле юллар аша да бушлай узарга теләүчеләр бар. Шуңа күрә әлеге мәсьәләне контрольдә тоту зарур”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе авырлык-габарит контроле турында да искәртте. “Унөч автомат постның алтысы гына гамәлдә. Алар барысы да эшләсен өчен, быел капиталь төзекләндерү эшләре башкарырга кирәк”, – диде ул.
Аның фикеренчә, юлларның сыйфаты әһәмиятле мәсьәлә булып тора. “Яңа юллар төзеп, искеләрен туздырмаска, ә мондый хәл килеп чыккан икән, аларны вакытында төзекләндерергә кирәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Бу бигрәк тә былтыр зур юллар төзелеше барышында файдаланган төбәк һәм җирле дәрәҗәдәге юлларга кагыла, дип тә искәртте ул. “Җирле юллар челтәре мондый зур авырлыкка исәпләнмәгән, ә аларны төзекләндерү тагын да зуррак чыгымнар таләп итәчәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре