Михаил Девятаев турында без белгән һәм белмәгән тарих

Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музеенда шушы хатирәләр уңаеннан оештырылган «Гаилә альбомы» циклыннан өченче – Михаил Девятаевка багышланган күргәзмә тәмамланып килә. Бу күргәзмәдә герой гаиләсенә кагылышлы шактый экспонат куелган. Алар белән танышканнан соң, авыр сынауларны кичерергә геройга нәкъ менә гаиләсе, андагы җылы мөнәсәбәтләр ярдәм иткән, дигән фикергә киләсең. Әсирлеккә эләгү һәм аннан качу сәбәпле, Девятаевның гомер юлы бик каршылыклы була. Шуңа күрә кайбер сорауларга әле дә җавап табылмаган кебек. Күргәзмәдә аларның күбесен ачыкларга мөмкин иде.

Девятаев разведчик булганмы?

Ул Югары разведка мәктәбендә чыннан да укыган. Бу 1942 елда, сугыштан беренче тапкыр яраланып кайткач була. Әмма егет Иран юнәлешендә разведчиклар әзерли торган бу мәктәпне тәмамламый, авиациягә кайта. Тиздән аны фронтка җибәрәләр. 1944 елның 13 июлендә Девятаев каты яралана һәм әсирлеккә төшә. Разведчик буларак түгел, ә очраклы рәвештә. Аны башта Варшавадагы Люфтваффе концлагеренда тоталар. Аннан очучылар өчен махсус оештырылган Лодзи лагерена җибәрәләр. Кляйне Кенигсберг лагеренда 60 очучыдан торган төркем качарга әзерләнә. Оештыручыларның берсе Девятаев була. Әмма аларны фаш итәләр. Девятаев һәм тагын ике очучыны үлем җәзасына хөкем итеп, үлем лагере – Заксенхаузенга озаталар. Андагы чәч алучы Девятаевның биркасын бер көн элек генә үлеп киткән әсир Григорий Никитенконыкына алыштырырга ярдәм итә. Шушы исем белән ул Узедом утравына эләгә. Бу ФАУ-2 дип аталган яңа ракеталарның һәм бомбардировщикларның яшерен полигоны була.

Ни өчен эш таба алмыйча интеккән?

Михаил Девятаев 1945 елның февраленнән ноябренә кадәр фильтрация лагерьларында тикшерү үтә. Казанга кайткач, бары тик 1946 елның май аенда гына эшкә урнаша ала. Аңа пристань буенча кизү торырга тәкъдим итәләр. Соңрак ул катерда капитан-механик булып эшли башлый.

Ни өчен аны эшкә алмый йөдәткәннәр? Девятаев фонды белгечләре әйтүенчә, бу хакта төгәл билгеле түгел. Гаиләсендә исә, мөгаен, аның документлары тәртиптә булмагандыр, дип тә фаразлыйлар.

Сугыш вакытында һәр совет очучысы шәхси корал йөртә һәм әсирлеккә төшү куркынычы булганда, алар үз-үзләрен атарга тиеш булалар.  Әгәр очучылар дошман кулына эләксә, командование һәрвакытта диярлек аларны «хәбәрсез югалды» дип язган. Чөнки әсирлеккә төшкән дип язсаң, Кызыл Армиянең Югары баш командующие приказы белән очучы турыдан-туры хыянәтче дип саналган. Котылып кайткан очракта да, очучы «хәбәрсез югалган»нар исемлегенә кертелгән. 1946 елның апрелендә исә шул рәвешле «югалган» очучыларның исемнәрен кайтару турында боерык чыккан. Хәрби комиссариатларда исемлекләр төзелгән. Девятаев та шул исемлеккә кертелгән. Бу апрель була, май аенда ул эшкә урнаша. Димәк, шул көнгә кадәр «хәбәрсез югалган» дип тә йөртелгән булырга мөмкин ул.

Дошман утка тоткан очкычтан Девятаев парашют белән сикерә. Сикергән вакытта башы белән стабилизаторга килеп бәрелә. Җиргә төшкәндә ул инде аңсыз була. Бер очрашуда улы Александр Михайлович әйтүенчә, шушы вакыйга аны ул чактагы репрессиядән коткарып калган булырга тиеш. Очучы әсирлеккә аңын югалткан килеш эләккән, димәк, инструкция бозылмаган.

Герой язмышында «ак тап»лар калганмы?

Легендар очучы тормышында шушы көннәргә кадәр өйрәнелмәгән урын бар. Ул – бүген дә яшерен булып саклана торган фильтрация эше. Мондый эшләр Девятаев кебек югары вазыйфаларда хезмәт иткән элекке әсирләргә ачылган. Бу процедураны ул немецлардан азат ителгәннән соң НКВДның фильтрация лагере булып хезмәт иткән Заксенхаузенда да үтә. Девятаев нинди шик тудырган? Фонд белгечләре әлегә бу хакта белә алмыйлар. Алар фаразы буенча, тикшерүчеләргә, ябыгып беткән, 38 килога калган очучының чит бомбардировщикны ничек итеп һавага күтәрә алуы аңлашылып җитмәгәндер. Чөнки бу – бөтенләй башка типтагы очкыч, аны өйрәнү өчен генә дә очучыга кимендә ярты ел вакыт кирәк булган. Ә Девятаев бернинди өйрәнүләрсез, күнекмәләрсез күтәрелгән. Мөгаен, Михаил Петровичның техниканы, механизмнарны яхшы белүе ярдәм иткәндер. Чөнки ул алтын куллы кеше булган. Хәрби хезмәттә чагында күп вакытта самолетларның ватык урыннарын үзе төзәткән. Өлкән яшьтә булуына карамастан, яңадан-яңа һөнәрләрне бик җиңел үзләштергән: мич чыгарган, йорт салган, бүрекләр теккән.

Герой исеме ничек бирелгән?

1956 елда Девятаевлар гаиләсендәге хәлләр тамырдан үзгәрә. Аларның ул вакытта инде өч баласы була. Шул елларда Никита Хрущев теге яки бу сәбәп белән онытылып калган геройларны эзләү турында боерык чыгара. «Красная Татария» журналисты Ян Винецкий, шул боерыкны үтәү йөзеннән, хәрби комиссариат аша Михаил Девятаевны эзләп таба һәм Лесгафт урамындагы ярымподвалда яшәп ятучы гаилә белән танышырга килә. Александр Михайлович әйтүенчә, әтисе башта журналист белән сөйләшергә дә теләмәгән. Әнисе: «Кеше монда кадәр эзләп килгән бит инде, яхшы түгел», – дигәч кенә ачылып киткән. Ул язган очерк «Батырлык» дип атала, әмма «Красная Татария» үтә кискен язылган бу язманы чыгарырга кыймый. Өч айдан соң, 1957 елның 23 мартында «Литературная газета» бастырырга җөрьәт итә. Язма чыкканның икенче көнендә гади механикның язмышы бөтен ил халкына мәгълүм була. Соңрак «Советская авиация» газетасында да бу хакта сигез язма чыга. Шул вакытта «Ни өчен бу кеше шушы көнгә кадәр Советлар Союзы Герое түгел?» дигән сорау кабыргасы белән килеп баса. 1957 елның 15 августында СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә Михаил Девятаевка мактаулы исем бирелә, аларны өч бүлмәле фатир белән дә тәэмин итәләр. Гаилә яңа тормыш белән яши башлый. Әмма Михаил Девятаевка бу исем сугышта кылган батырлыклары өчен түгел, бәлки Сергей Королев ярдәме белән ракета төзелешенә керткән өлеше өчен бирелгән булырга мөмкин, дигән фикер дә бар.

Михаил Девятаев тормышыннан

Гаиләдә 13 нче бала булып туган 17 яшьлек Михаил басуда башак ашаганда тотыла да, аңа карата беркетмә төзиләр. Ул, җинаять эше ачылудан куркып, документсыз-нисез, яланаяк килеш Казанга чыгып китә. Девятаевның Казандагы тормышы 1934 елда башлана. Елга техникумына укырга керергә җай таба, беррәттән аэроклубка да йөри. 1936 елда булачак хатыны Фәүзия Моратова белән очраша, әмма алар 1942 елда гына өйләнешәләр. 1938 елга кадәр, армия сафларына алынганчы, ул Иделдә йөри торган баркаста капитан ярдәмчесе булып эшли.

1940 елда Михаил Девятаев Ворошилов исемендәге Беренче Чкалов хәрби авиация училищесын тәмамлый. Киләчәк тормышын Кызыл Армия белән бәйләргә тели. Тик сугыш башлана. 1941 елның 22 июнендә ул хәрәкәттәге армиядә була. Өченче көндә үк Минск янында фашист «Юнкерс»ын бәреп төшерә. 1941 елның 16 сентябренә кадәр 24 яшьлек очучы дошманның 9 самолетын юк итә. Аның исәбендә 180 хәрби очыш була. 1941 елның 23 сентябрендә яралана. Аны санавиация полкына күчерәләр. 1944 елның маенда, легендар очучы Александр Покрышкин белән очрашкач, яу кырына кайту мөмкинлеге туа. 1944 елның 14 июлендә ул унынчы дошман самолетын юкка чыгара һәм үзе дә әсирлеккә эләгә.

Туган җирендә – Мордовия республикасының Торбеевко авылында аңа багышлап музей ачылган, 14 документаль, бер нәфис фильм төшерелгән, китаплар язылган, үзе дә истәлекләрен барлап калдырган. Девятаевка туган авылында, Вологда, Саранск, Полтава шәһәрләрендә һәйкәл бар. Казан шәһәрендә Арча зиратындагы кабере өстендә бюст кына куелган. Ул укыган элеккеге Елга техникумы бинасына истәлек тактасы эленгән. Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янындагы пантеонда элмә такта куелган. Интернеттан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2017 елда, геройның 100 еллыгы уңаеннан, башкалабызда монумент кую турында карар кабул ителгән. Урыны да билгеле – Елга портында Иделгә карап торган урын. Девятаев анда басып, сокланып, елганы күзәтергә яраткан. Әмма эш башланса да, җиренә җиткерелмәгән әле. Эчкә җылы кертә торган тагын бер яңалык: «Урам» экстрим-паркында территориянең бер колоннасында Девятаев портреты ясалган. Димәк, герой яшьләр күңелендә сакланыр, онытылмас, дигән өмет бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" сугыш ветераннарына Ватан сугышы Ватан сугышын

Көн хәбәре