Аерым алганда, машина Сабакай авылы мәхәлләсе акчасына юллап алынган. Мәчетнең имам-хатыйбы Юныс хәзрәт Хөсәенов һәм аның ярдәмчесе Фәрит Садриев, техник Зөфәр Мингалиев бу эштә башлап йөргән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар имам-мөхтәсиб Рамазан хәзрәт Хисаметдинов җитәкчелегендә автомобильне Татарстан мөфтиятенә китереп китте. Машина сугышчыларны госпитальгә алып бару, азык-төлек, су, медикаментлар илтү өчен каралган. Якын арада машина махсус операция зонасына озатылачак.
Моңа кадәр Татарстаннан мобилизацияләнгәннәргә ярдәмгә Сабакай мәхәлләсе көче белән «Урал» мотоциклы һәм 2 бензин генераторы сатып алынды һәм махсус операция зонасына озатылды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез